ТАТ РУС ENG

125 еллыкка — «Тукай әлифбасы»

 


Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан
“Тукай әлифбасы” дип аталган халыкара проект тормышка ашырылачак.

 

Шүрәле

 

“Тукай әлифбасы” – ул Тукайның балалар өчен иҗат ителгән
шигырьләреннән торган китап булачак. Шигырьләр татар телендә һәм русчага
тәрҗемәдә тәкъдим ителәчәк. Һәм иң мөһиме – китап балалар ясаган
рәсемнәр белән бизәләчәк.

 

0021.jpg

“Тукай әлифбасы” проекты Мәскәүнең Мәрҗани фонды, Татарстанның
Сынлы сәнгать музее хәм Мәскәүнең А.Пушкин музее карамагындагы “Мусейон”
Балаларга һәм яшүсмерләргә эстетик тәрбия бирү үзәге тарафыннан
оештырыла.

 

 

Шүрәле

 


Юбилей китабын бизәү өчен балалар Тукай әсәрләренә карап иҗат
иткән рәсемнәрен оештыручыларга җибәрергә тиеш, иң матурлары исә китапта
урын алачаклар. 15 гыйнварда Татарстанның Чаллы шәһәрендә шулай 80нән
артык рәсемне Мәскәүгә җибәрделәр. Рәсемнәрне Чаллының Картина
галереясендә сайладылар. Бу проектта шәһәрнең 1нче һәм 2нче сәнгать
мәктәпләре, “Арт–график” студиясе, Картина галереясе карамагындагы
“Ступени” студиясе һәм Чаллының Балалар һәм яшьләр иҗаты үзәге яшь
рәссамнары катнашты. 

 

Шүрәле


 

Комментарий язарга


*