ТАТ РУС ENG

Тукай елы ЮНЕСКО билгесе белән үтәчәк


ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясе рәисе Сергей Лавров Татарстан Мәдәният министрлыгының 2011 елда Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган юбилей чараларын ЮНЕСКО эгидасы белән уздыру турындагы мөрәҗәгатен хуплады. “Габдулла Тукайның Ватан һәм дөнья әдәбиятына керткән өлешен югары бәяләп, юбилей чараларына Россия Федерациясенең ЮНЕСКО буенча эшләре Комиссиясенең химаясен тәкъдим итәргә әзербез. Бу – мәгълүмати материалларда һәм документларда, төрле проектларда ЮНЕСКО билгесен куярга мөмкинлек бирә”, – диелә Сергей Лавров Татарстан Мәдәният министрлыгына юллаган җавабында.

Билгеле булганча, ТӨРЕКСОЙ Халыкара оешмасы да 2011 елны Габдулла Тукай елы итеп игълан итте.


Комментарий язарга


*