ТАТ РУС ENG

Мәскәүнең «Энҗе бөртекләре» Тукайны искә ала


«Энҗе бөртекләре» балалар иҗаты фестивале быел Габдулла Тукайга багышланачак. Мәскәүдә ел саен оештырылучы әлеге фестивальдә, бөек татар шагыйренең тууына 125 ел тулу уңаеннан, бөтен иҗади чыгышлар да бу юлы Тукай исеме белән бәйле булачак.

«Энҗе бөртекләре» фестивален Мәскәүнең төбәкара элемтәләр һәм милли сәясәт комитеты, шәһәрнең Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте, «Зыялылар клубы» төбәк иҗтимагый оешмасы үткәрә. Анда Мәскәүдә яшәүче җырларга, биергә оста балалар катнаша. Катнашучылар төрле милләттән булырга мөмкин. Балаларның чыгышлары вокаль жанр, вокаль ансамбль, хореография, нәфис сүз, инструменталь жанрларда бәяләнә. Җиңүчеләр исә өч яшь төркемендә — 5тән 9 яшькәчә, 10-13 яшькәчә һәм 14-18 яшьлекләр арасында билгеләнә.

Бәйге өч турда үтә, беренчесе урыннарда уза: беренче турда мөгаллимнәр бәйгедә катнашачак балаларны тәкъдим итә — аудио һәм видео язмаларны алар 15 март — 1 апрель вакыт аралыгында оештыру комитетына юлларга тиеш. Ә икенче турны 12-16 апрельдә жюри урыннарга барып оештырачак. Өченче — йомгаклау туры 24 апрельдә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә узачак.


Комментарий язарга


*