ТАТ РУС ENG

Тукай елына багышланган шахмат турниры узды


Татарстанның Чаллы шәһәрендә оештырылган Милли җәмгыятьләр спартакиадасы кысаларында Габдулла Тукай елына багышлап, шахмат турниры узды.
Турнирда шәһәрнең төрле милли җәмгыятьләре вәкилләреннән торган барлыгы 10 команда катнашты. 36 кешенең 20се – беренче разрядтагы шахматчылар иде.
Уенда мөмкин булган 10 очконың 9ын җыеп, яһүдләр командасы җиңү яулады. Икенче урынга әзербайҗан командасы чыкты, алар җиңүчеләргә 0,5 очкога гына оттырды. Өченчедә — украин һәм мари җәмгыятьләре. Бишенче урынны 5,5 очко белән керәшен татарлары алды, алтынчыда — немецлар.
Җиңүчеләр барысы да кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Шахматчылар киләсе елда бу турнирны халыкара итеп үткәрергә кирәк дигән фикер белән таралышты.

Чаллы шәһәре мэриясе матбугат хезмәте

Комментарий язарга


*