ТАТ РУС ENG

Шымкент яшьләре Тукайга багышлап, волейбол уйнады

 


Көньяк Казахстан өлкәсенең Шымкент шәһәрендә 27 февральдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлап, волейбол турниры уздырылды. Татар-башкорт яшьләр берлеге тарафыннан оештырылган турнирда шәһәрнең һәм өлкәнең яшьләр милли үзәкләре вәкилләре катнашты. Татарлардан тыш, шулай ук славян, чечен–ингуш һәм башка мәдәни үзәкләрнең җыелма командалары көч сынашты. Киләчәктә мәдәни үзәкләр арасында башка спорт төрләре буенча да шундый ярышлар үткәрергә дигән ниятләре бар.

 








Тимур Абдуллин фотолары


Комментарий язарга


*