ТАТ РУС ENG

Оренбург татарлары юбилейларга багышланган конференция уздырды


26 февральдә Оренбург шәһәрендә “Оренбург татарлары тарихы һәм этник мәдәнияте” дигән темага төбәкара фәнни–гамәли конференция узды. Конференция татар дөньясында быелгы өч юбилей датасына багышланган иде: Муса Җәлилнең тууына – 105 ел, Мирхәйдәр Фәйзи тууына – 120 ел һәм Габдулла Тукай тууына 125 ел тулуга. Конференциянең пленар утырышы һәм секцияләре эше М.Фәйзи исемендәге Өлкә татар драма театры бинасында үтте.
Конференцияне өлкәнең Мәдәният, иҗтимагый һәм тышкы элемтәләр  министрлыгы белән Оренбург төбәк татар милли–мәдәни мохтарияте оештырды.
Барлыгы концеренциядә Оренбург татарларының этник–мәдәни мирасын саклау һәм таныту мәсьәләләренә кагылышлы 50дән артык доклад тыңланды. Шулай ук М.Җәлил, М.Фәйзи, Г.Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнеп, әзерләнгән чыгышлар да булды. Конференциядә яңгыраган барлык докладлар да җыентыкка тупланып, өлкә китапханәләренә таратылды.


Комментарий язарга


*