ТАТ РУС ENG

“Сөйкемле Шүрәле” бәйгесе башланды


Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан Казанда балалар өчен “Сөйкемле Шүрәле” дип аталган бөтенроссия декоратив–гамәли сәнгать бәйгесе башланып китте. Шушы көннәрдә бәйгенең беренче этабы узды. Тәүге нәтиҗәләр күрсәткәнчә, анда Татарстаннан гына түгел, Россиянең Башкортстан, Чуашстан Республикаларыннан, Әстерхан, Төмән, Свердловск, Оренбург өлкәләреннән,  барлыгы – 11 төбәктән 1200гә якын бала катнашырга теләк белдергән. Бәйге таләпләре буенча,  алар чигү, челтәр үрү, туку, күн эшкәртү, корама тегү, бәйләү, тукыма һәм агачка рәсемнәр ясау кебек төрледән–төрле кул эшләре тәкъдим итә ала, әлеге  хезмәтләрне жюри 14 номинациядә бәялиячәк. Иң мөһиме – төп тема, әлбәттә, Тукай иҗатына кагылышлы булырга тиеш.
“Сөйкемле Шүрәле” җиңүчеләре быелның 5 апрелендә билгеле булачак. Бәйге ТР Мәдәният министрлыгы, Г.Тукай фонды, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Сынлы сәнгать музее тарафыннан оештырыла. Киләсе елда аны халыкара дәрәҗәдә үткәрү планнары бар.


Комментарий язарга


*