ТАТ РУС ENG

Тукайга багышланган презентацияләргә бәйге игълан ителде


Belem.ru порталы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылы гомумбелем бирү мәктәбе белән берлектә, Габдулла Тукайның тормыш юлын, аның иҗатын, әсәрләрен яктырткан презентацияләргә бәйге игълан итте.

Бәйге татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында тулырак күзаллау максатыннан оештырыла.

Конкурста Татарстан Республикасында һәм Россия төбәкләрендә яшәүче мәктәп укучылары, 1-2 курс студентлары һәм укытучылар катнаша ала. Презентацияләр татар телендә милли рухта сугарылып эшләнгән булырга тиеш.

Г.Тукай әсәрләрен дөньякүләм таныту максатыннан, презентация әзерләгәндә аларның төрле телләргә тәрҗемәләрен файдаланырга мөмкин. Әсәрләр http://belem.ru/tuqay125 адресы буенча Belem.ru порталында урнаштырылып бара. Бәйгегә нәтиҗәләр 26 апрель көнне ясалачак.


Комментарий язарга


*