ТАТ РУС ENG

Резедә Ганиева: Тәнкыйтьчеләр шагыйрь даһилыгын аңламаган…

 


Күренекле галимә Резедә Ганиева Габдулла Тукай иҗаты белән танышкач, төрки әдәбиятлар арасында татар әдәбияты бердән-бер көчле нигезле булган әдәбият һәм ул Тукайны бик күтәрде, дигән фикергә килгән.

Шагыйрьне  өйрәнгән  мәртәбәле галимәбез, филология фәннәре докторы, профессор Резедә Ганиева бу хакта Казандагы Г.Тукай Әдәби музеенда 8 апрельдә үткәрелгән “Габдулла Тукай һәм төрки дөнья” дип аталган чарада чыгыш ясаганда әйтте. “Чын шагыйр икән, булачак бөек, даһи шагыйр икән, ул һәр мәдәниятнең казанышларын үзләштерергә тиеш, — дип башлады  сүзен. — Тукайны мин бөек дип кенә әйтмим, ул — даһи. Бу даһилыкка чыгарга аңар өч мәдәният тә – мөселман, төрек, Ауропа-рус мәдәниятләре ярдәм иткән. Гарәпләр бары тик даһи шагыйрьләргә генә башкаларга назыйрәләр язарга рөхсәт иткәннәр. Ә Тукай бүтәннәрнең иҗат тәҗрибәсеннән бик оста файдаланды, шул сыйфаты өчен гарәп, рус, төрек шагыйрьләренә иярүләр, назирәләр язган өчен аңар эләкте дә. Безнең ул вакыттагы тәнкыйтьчеләребез даһи шагыйрь кем икәнлекне аңламаганнар икән. Тукай — искиткеч матур язучы, сәнгатьчә фикерләүдә югары дәрәҗәләргә күтәрелгән даһи шагыйрь. Өстәвенә ул хатыйп та”.

Резедә Ганиева заманында Мәскәү, Ленинград, Урта Азиядәге китапханәләргә барып, Тукай турында материаллар җыйган галимә. Соңгы вакытларда “Тукай һәм төрек әдәбияты” темасы буенча фәнни эшчәнлек алып бара. Галимә сүзләренә караганда, Тукай үзенең сәнгатьчә фикерләвендә беренче чиратта төрек әдәбиятына таяна. Моңар бер үзенчәлекле хәл дә этәргеч биргән икән. Эзәрлекләнү елларында төрек шагыйре Әмрулла берничә ел бездә яши. Тукай аның аша бөтен төрек әдәбияты тарихын өйрәнә. Һәм шул ук вакытта Әмрулла аңар француз романнарын сөйли. Ул заманда бик күп итеп француз романнарын төрекчәгә тәрҗемә иткәннәр. Шушы эшне башкару өчен аларда махсус бүлек тә оештырылган була.

Шулай ук, Резедә ханым үз чыгышында башка төрки халыкларның күренекле шәхесләре Тукай турында ниләр әйткәнне, язганны да  җиткерде. “Ул чакта иң алга киткән әдәбиятыбызны башка халыклар бик тә уңышлы файдаланалар. Россиядәге үзгәрешләрне Тукай иҗаты аша кабул иттек, дип язып чыктылар. Тукайның төрки әдәбиятләргә йогынтысы әйтеп бетергесез зур. Шагыйрь вафат булгач исә, “Идел кыяларыннан алып, Кара диңгез ярларына кадәр тоташ бер матәм авазы купты. Бу чыннан да артык югалту булды”, “Тукай китте, милли вөҗдан китте”, — дип язалар. Тукай чын мәгънәсендә татар шигьриятенең пәйгамбәре булды. Безне дөрес юлга күндерергә өметләнде. Аның өчен бер генә мәхәббәт бар иде — җир мәхәббәтеннән бигрәк, милләткә булган мәхәббәт кызыксындырды”, — дип сөйләде галимә.

Габдулла Тукай иҗаты белән танышкач, төрки әдәбиятлар арасында татар әдәбияты бердәнбер көчле нигезле булган әдәбият һәм ул Тукайны бик күтәрде дигән фикергә килүенә басым ясады. Чын күңеленнән: “Мин бүген дә өйдә утырганда Тукайны җылый-җылый искә алдым,  бик тә хөрмәт итеп аңар баш иям”, — диде.

 

 

Айзирәк Гәрәева

Ш.Абдюшев фотосы


Комментарий язарга


*