ТАТ РУС ENG

Мәскәүдә Тукайга һәйкәл ачыла

 


Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның 125 еллыгын Мәскәүдә дә билгеләп узарга җыеналар. 26-27 апрель көннәрендә әлеге юбилей датасы уңаеннан татар поэзиясе классигы Габдулла Тукай көннәре оештырыла.

26 апрельдә 16:00 сәгатьтә Мәскәүдә Габдулла Тукай һәйкәлен ачу тантанасы булачак. Монументның авторы — Россиянең атказанган рәссамы Салават Щербаков. Бу — Татарстан хөкүмәте тарафыннан Россия башкаласына тапшырган олы бүләк.

Һәйкәл ачу тантанасында Россия, Татарстан сәнгатькәрләре тарафыннан концерт та тәкъдим ителәчәк. Ә 27 апрельдә Казанның Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы татар дәүләт театры Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән «Печән базары» спектаклен тәкъдим итә.

 

intertat.ru

 

Комментарий язарга


*