ТАТ РУС ENG

Кама Тамагында «Тукайның тылсымлы сүзе»

 


Татарстанның Кама Тамагы муниципаль районында Яшьләр, спорт һәм туристлык бүлеге белән берлектә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан иҗади бәйге игълан ителде. “Бөтен татарларның мактанычы булган иң кадерле шагыйрь” дип исемләнгән әлеге бәйгедә күп балалы гаиләдә тәрбияләнүчеләр, караучысыз калган балалар, физик мөмкинлекләре чикле балалар катнашачак. Аларга Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына кагылышлы сорауларга җавап бирергә туры киләчәк. Җиңүчеләрне Тукайның туган көнендө – 26  апрельдә – район күләмендә үткәреләчәк «Тукайның тылсымлы сүзе» исемле бәйрәмдә бүләклиячәкләр.

kamskoye-ustye.tatar.ru


Комментарий язарга


*