ТАТ РУС ENG

Тукайның туганы белән очрашу узды

Татарстанның Чаллы шәһәрендә Тукайның туганы белән очрашу узды. Чаллының хезмәт ветераннары пансионаты җитәкчелеге тарафыннан оештырылган әлеге чарага Тукайның әнисе ягыннан туганы Мират Монасыйпов чакырылган иде. Мират Фоат улы Кытайда туган, Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Озак еллар Ташкент институтларында белем иргән. 2008 елда гаиләсе белән Татарстаның Чаллы шәһәренә күченеп кайткан. Хәзерге вакытта ул үзенең нәсел шәҗәрәсен өйрәнү белән шөгыльләнә. Очрашуга Мрат әфәнде әбисе–бабасыннан калган кыйммәтле китаплар һәм кулъязмалар алып килде. Алар арасында XX гасыр башында Тукай эшләгән журналлар, 1919 елда нәшер ителгән «Шүрәле» әкияте китабы (һ.б.) бар.

 «Республика Татарстан»

Комментарий язарга


*