ТАТ РУС ENG

“Шәрык” яшьләре филармония сәхнәсендә бәйрәм итте

 


Быел Казанның “Шәрык” татар яшьләр клубы үзенең 105 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан 18 апрельдә Татарстан башкаласының Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында “Шәрык” яшьләре үзләре белән даими элемтәдә торган татар эстрадасы йолдызлары белән берлектә зур концерт-тамаша оештырды. Бу кичтә концертлар залы милли рухлы татар яшьләре утравын хәтерләтте.
Концертның “Шәрык” юбилеена гына түгел, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлануы аны тагын да бизәде. “Шәрык” вәкилләре башкарган “Тәфтиләү” көен тамашачы тын да алмый тыңлады. Концертны исә “Раян төркеменең “Болгар иле” җыры ачып җибәрде. Концертта катнашучы артистларның барысы да диярлек “Шәрык” клубы кичәләренең даими кунаклары. Араларында үзләре дә “Шәрык” клубы әйдаманы булып йөрүчеләр дә бар.
Инде вакыйгаларны барлап, үткәнгә күз салсак, “Шәрык” кичәләренең тарихы 1906 елдан башлана. Анда музыка, әдәбият, театр кичәләре үткәрелә, төрле уеннар уйнатыла. “Шәрык” клубы үз тирәсенә татарның алдынгы карашлы яшьләрен һәм аларга үрнәк остаз булырлык шәхесләрне җыя. “Шәрык” Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Солтан Габәши, Габдулла Кариев кебек милләтебезнең “йөзек кашы” булган шәхесләрнең эзләрен саклый.
1907-1908 елларда “Шәрык” клубы Казан үзәгендәге “Болгар” кунакханәсенең (кызганыч, бүген бу тарихи бинаның нигезләре генә исән ) 2 нче номерында урнаша.1909 елда клуб Апанаевлар йортына күчә. 1914 елда Бөтендөнья сугышы башлангач, аның бинасы хәрби лазаретка әйләнә. Шуңа карамастан, “Шәрык” әле 1917 елга кадәр эшли, шуннан соң эшчәнлеген туктата.
Төгәл 80 ел вакыт үткәч, 1997 елда милли күтәрелеш чорында “Азатлык” татар яшьләре берлеге “Шәрык” клубын кайтару, эшчәнлеген җанландыру турында җыен уздыра. “Шәрык” клубының тәүге утырышы Татар иҗтимагый үзәге бинасында үтә.
2000 нче елдан башлып биредә атна саен чаралар уза башлый. 2007-2010 елларда аның эшчәнлеге тагын да активлаша. Яңа буын татар яшьләрен биредә “Атнакич”, “Нафталин пати”, “Кәләпүш”, “Иҗат”, “Остаханә” “Кәләпүш” кебек кызыклы проектлар үз тирәсендә берләштерә.
Бирегә йөрүче алдынгы карашлы татар яшьләре өчен “Шәрык”, үзләре әйтмешли, беренчедән, бушлай килеп чәй эчү урыны булса, икенчедән оптимистик рух бирүче, милләтебезне үстерү өчен янган егетләр һәм кызларны берләштерү урыны. Алар бүгенге катлаулы вәзгыять шартларында телебезне, милләтебезне саклап калу һәм үстерү өчен кулларыннан килгән өлешне кертә.
Алдынгы карашлы “Шәрык” яшьләре бар яктан да үрнәк булырлык. Филармония залын тутырып тамашачы җыйган егетләр һәм кызлар зур сәхнәдә җырга-биюгә, юморга, нәфис сүзгә осталыкларын тагын бер кат раслады.
Егетләр һәм кызларга концертны алып барырга булышкан Тукай әкиятләре геройлары — Шүрәле белән Су анасы да чын күңелдән бәйрәм итте бу кичтә. Кешеләрне кытыклар өчен урманнар да калмый бит инде, кисә баралар дип зар җылаган Шүрәле дә, сулыклар кибә бара, тарагымны урларлык урын да калмады бит инде дип көенгән Су анасы да “Шәрык” яшьләре белән аралашудан илһам алып, күтәренке күңел белән кайтып китте.

 

 

tatar-inform.ru

Комментарий язарга


*