ТАТ РУС ENG

«Болгар номерлары» нигезендә төзеләчәк бинада Тукай бүлмәсе булачак


Казандагы 33 һәйкәл-истәлекле урын 1996 елдан бүгенгә кадәр вакыт эчендә юкка чыгарылган, икенче төрле әйткәндә, кайтарып булмаслык югалтылган, шуларның 4се – соңгы 5 елда, дип нәтиҗә чыгарды Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева.

Татарстанны гына түгел, бөтен татар дөньясының тез астына суккан вакыйга – бөек шагыйребез Габдулла Тукай әледән-әле тукталып яшәгән мәгълүм “Болгар” номерларын җимерткән өчен кем дә булса җавапка тартылдымы, ул урында хәзер нәрсә төзелә, Г.Тукай белән бәйле берәр нәрсә булачакмы сорауларына җавапка, Т.Прокофьева: «Җаваплылыкка тартылмады дип беләм, чөнки ул объект җимертелгәнче берничә ел элек тарихи-мәдәни объектлар исемлегеннән чыгарылган иде», – диде. Аның сүзләренчә, “Болгар” кунакханәсе республика әһәмиятендәге бина саналган, димәк, әлеге исемлеккә кертү-чыгару ТР Мәдәният министрлыгы вәкаләтендә булган. Хәзерге вакытта ул урында төзелә торган объект проектында кунакханәнең фасадын, ишегалды мәйданнарын тулысынча реконструкцияләү, бинаны өстәп зурайту каралган. Беренче линиядә офис бүлмәләре һәм кунакханә булачак, бер бүлмә Тукай даими туктала торган номер рәвешендә реконструкцияләнәчәк, бинаның беренче катында пыяла артында Тукай истәлекләре, аңа мөнәсәбәтле әйберләрдән торган ачык экспозиция эшләячәк, ул заман басмаханәсе җиһазлары куелачак, ә ишегалдында торак комплексы салыначак.

tatar-inform.ru


 

Комментарий язарга


*