ТАТ РУС ENG

Габдулла Тукай шигырьләре инглиз һәм гарәп телләренә тәрҗемә ителәчәк


Каһирәдә танылган татар шагыйре Габдулла Тукайның шигырьләрен инглиз һәм гарәп телләренә тәрҗемә итәчәкләр. 2011 елда шагыйрьнең тууына 125 ел тулу уңаеннан башкарылачак эшләр бу. Тукай әсәрләре Мисырның тәрҗемәләр үзәге тарафыннан тәрҗемә ителәчәк икән. Әлеге үзәкнең дөнья телләренә тәрҗемә итү буенча шактый тәҗрибәсе һәм дәрәҗәсе бар. Болар хакында Мисырга эшлекле визит белән барып кайткач, республика Премьер–министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева хәбәр итте.

Мисырга Татарстан мәдәният министрын 33нче Каһирә Халыкара кино фестиваленә чакырганнар иде. Әлеге фестиваль кысаларында танылган халыкара кинофорумнар президентлары киңәшмәсе дә узды. Зилә Вәлиева Казанның “Алтын мөнбәр” Халыкара мөселман киносы фестиваленең оештыру комитеты рәисе буларак, Делида үтә торган халыкара кино фестивале рәсие Сандип Марвах белән күрешеп сөйләште һәм һинд кинематографистларына “Алтын мөнбәр”дә мактаулы кунаклар буларак катнашырга тәкъдим итте. Сандип Марвах үз чиратында Татарстан кинематографистларына Һиндстанда стажировка үтәргә мөмкинлек барлыгын әйтте.

Мисырның мәдәният министры Фарук Хөсни белән очрашуда исә Зилә Вәлиева киләчәктә Татарстан белән Мисыр рәссамнарының алмаш күргәзмәләрен һәм сәнгать коллективларының гастрольләрен оештыру турында килеште.


Комментарий язарга


*