ТАТ РУС ENG

Г.Тукай музеенда Балалар китабы көнен бәйрәм итәләр


Халыкара балалар китабы көне уңаеннан 2 апрель көнне Казандагы Г.Тукайның әдәби музеенда «Төсле әкият» дигән күргәзмә ачылачак. Күргәзмәдә А.Алиш исемендәге балалар иҗаты үзәгенә йөрүче балаларның хезмәтләре урын алачак.  Анда «Ай һәм Кояш» китабына кырыклап иллюстрация эшләнгән. Татар халык әкиятен үз эченә алган «Ай һәм Кояш» басмасы 2009 елны «Мәгариф» нәшриятендә 10000 экземплярда татар, рус, инглиз һәм француз телләрендә басылып чыкты. Китап төсле рәсемнәр белән бизәлгән һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен тәгаенләнгән.

 

«Мәгариф» ХХ гасыр башының иң прогрессив татар нәшриятларыннан санала. Монда дәреслекләр белән бергә татар мәгърифәтчеләренең, рус һәм чит ил язучыларының әсәрләре дә бастырыла. Нәшрият шагыйрь Габдулла Тукай белән дә тыгыз элемтәдә торган. Тукайның үзе исән чагында дөнья күргән әсәрләре бөтенесе дә диярлек «Мәгариф» нәшриятендә басылып чыга. Монда аның балалар өчен хрестоматиясе нәшер ителгән. Бүген дә нәшрият Г.Тукайның Әдәби музее белән дустанә мөнәсәбәттә яши. Мәгълүм булганча, XX гасырның 20 еллар башында «Мәгариф» ябылып тора. Ә инде 1991 елдан яңадан киң колач җәеп эшен дәвам итә.

 

Татар китап нәшриятләренең рухи башлангычы булып саналган «Мәгариф» балалар китабына аеруча зур игътибар күрсәтә. Яңадан аякка басып эшли башлау белән «Мәгариф» хезмәткәрләре «Бишек җырлары» китабын тәкъдим итте. Революциягә кадә уңышлы эшләп килгән «Балалар күңеле» сериясе яңадан гамәлгә ашырылды. Биредә эшләүче оста куллы, бала җанлы рәссамнар тырышлыгы белән китаплар нәни укучыларын тиз эзләп таба.

 

Г.Тукайның әдәби музеенда ачылачак күргәзмәгә талантлы балалар белән бергә, балалар язучылары һәм шагыйрьләр дә чакырылган.


Комментарий язарга


*