ТАТ РУС ENG

Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләрен тапшырды

30.08.2010


30 август – Татарстан Республикасы көнендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 2010 ел өчен бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләрен тапшырды. Тантанада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – Мәдәният министры Зилә Вәлиева, Казан мэры Илсур Метшин, алдагы елларда дәүләт премиясенә лаек булучылар катнашты.

 


Билгеле булганча, 2010 елда Габдулла Тукай премиясенә язучы Ркаил Зәйдулла, язучы Фоат Садриев, баянчы Владимир Федотов, сынчылар Асия Миңнуллина һәм Илдар Ханов лаек булды.


ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, үзенең республиканың яңа башлыгы буларак, Габдулла Тукай исемендәге премияне тапшыру тантанасында беренче тапкыр катнашуын билгеләп үтте. “Бу — безнең республикада булган иң дәрәҗәле премияләрнең берсе. 1958 елда гамәлгә куелган премияне тапшыру ел саен югары дәрәҗәдә уза. Мин лауреатларны шундый зур уңышка ирешүләре белән котлыйм. Иҗатыгызда уңышлар телим, исәнлек-саулык сезгә. Бик зур рәхмәт”, — диде ул.


Язучы һәм шагыйрь Ркаил Зәйдулла Татар китап нәшриятында 2005 елда нәшер ителгән “Мәгәрә: Шигырьләр, поэмалар”, 2008 елда чыккан “Ташка ордым башны: Хикәяләр, эсселар” китаплары өчен, әдип Фоат Садриев Татар китап нәшриятында 2001–2007 елларда басылган “Бәхетсезләр бәхете” трилогиясе өчен, музыкант Владимир Федотов 1995–2009 елларда концерт программаларын югары дәрәҗәдә төзегәне һәм башкарганы өчен, сынчы Асия Миңнуллина танылган актер В.Качаловка һәйкәл, шулай ук Казанда Хәйриячегә һәйкәл сыннарын ясаган өчен, сынчы Ильдар Ханов Татарстанның шәһәр һәм районнарында сын, монументаль–декоратив композицияләр иҗат иткән өчен (“Расстрел” рельефы (Казань), “Ватан–ана” һәйкәле, “Гомер агачы” сыны (Чаллы), “Шигърият агачы” сыны (Тукай–Кырлай авылы, Арча районы) лаек булды.


1958 елда гамәлгә куелган дәүләт премиясе барлыгы 175 әдәбият һәм сәнгать әһеленә тапшырылган. Иң беренче булып премияләр язучы Әхмәт Фәйзи, композитор Нәҗип Җиһанов, рәссам Харис Яуповлар лаек булган.
Язучы Фоат Садриев ТР През

идентына, бу елда 5 кешегә премия бирергә мөмкинлек тапканы өчен, рәхмәт белдерде. “Моның өчен сезгә һәм башка теләктәшлек күрсәтүчеләргә без чиксез зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Безгә күрсәткән хөрмәт ул, беренчедән, татарның мәдәниятына, аның әдәбиятына, сәнгатенә карата зур игътибар билгесе булып тора. Икенчедән, ул сәясәтнең әдәбият, сәнгать белән якынаю дәлиле, — диде әдип. Шагыйрь Ркаил Зәйдулла үз фикерләрен шигъри юлларга салып җиткерде.


Билгеле булганча, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә дәүләт бүләгенең әһәмиятен күтәрү максатыннан, Татарстанның беренче Президенты М.Шәймиевнең 2004 елның 31 декабрендә имзалаган 824нче санлы Указы нигезендә ел саен Татарстанда Габдулла Тукай исемендәге өч Дәүләт премиясе тапшырыла башлады. Аларның һәркайсының күләме 300 мең сумны тәшкил итә. 2009 елда исә 4 премия тапшырылды.


Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ел саен Татарстан Республикасы Президенты Указы белән иң күренекле, җәмәгатьчелек ягыннан танылган, үзебезнең ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә күренекле өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә, алар үзенчәлекле автор стиленә, яңалыкка һәм оригинальлеккә ия булырга, һөнәри осталыкның югары дәрәҗәсе белән аерылып торырга тиеш. Премия шулай ук сәнгать белгечлеге һәм әдәбият белгечлеге өлкәсендә иң яхшы фәнни тикшеренүләр өчен дә билгеләнә.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тантанага җыелган халыкны шәһәр һәм республика көне белән котлады.

 

“Татар-информ”


 

Комментарий язарга


*