ТАТ РУС ENG

Беренче «Тукай маршруты» үтте

 


20 декабрьдә шагыйребез Габдулла Тукайның туган җирләренә I халыкара туристик маршрут булып узды. Маршрутны оештыручы – “Г.Тукайның мирасын саклау һәм үстерү Фонды” һәм аның президенты – Габдулла Тукайның дүртенче буын туганы Риман Солтан улы Гыйлемханов. Әлеге чараны үткәрүдә Бөтендөнья татар конгрессы да ярдәм итте.

 

“Тукай маршруты” биш тукталыштан торды. Кытай, Үзбәкстан, Казахстан илләреннән, Татарстаннан җыелган 20 студент, Белоруссиядән килгән кунаклар башта Әтнә районы Кормыргуҗа мәктәбендәге Ш.Мәрҗани музеенда булдылар. Әтнә районыннан сәяхәт Г.Тукайның Кушлавычтагы музей-йортында дәвам итте. Биредә яшьләр Тукай заманыннан калган агач йортны һәм келәтне карады.

 

Аннан соң сәфәр кылучылар Арчаның өлкәннәр йортына кереп, гомер көзләрендә яшәүче абый-апаларны Яңа ел белән котладылар. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары – Рамил һәм Равил Хәбибуллиннар (Үзбәкстан), Рифкәт Фәхретдинов (Кытай), Илмир Ямалов, “Җомга көн” этнографик-фольклор ансамбле алар өчен махсус концерт-тамаша күрсәтте. “Тукай маршруты”ның соңгы туристик станциясе – Кырлай мемориаль комплексы булды.

 

8_1.jpg

Тукай рухы күңелләрен кузгаткан яшьләр юл буе тәэсирләре белән уртаклашып кайттылар. Үзбәкстан татарлары – бертуган Рамил һәм Равил Хәбибуллиннар: “Эх, бу көнне кабат кайтарыр идек! Бүген үзебез генә күңел ачып калмадык, ялгыз әби-бабайларга да шатлык өләштек бит. Өлкәннәр йортына керү белән үз әбиебез искә төште… Без, һишчиксез, сәяхәт фотоларын һәм видеосюжетны Үзбәкстандагы татар үзәгенә җибәрәчәкбез. Бездәге татарлар Габдулла Тукайның туган җирләрен күреп, Татарстанда никадәр тарихи урыннар барлыгын белсеннәр,” – дип, фикерләрен бүлеште.

 

“Тукай маршруты” – 2009 елның җәендә оешкан “Тукай Фонды” үткәргән соңгы сәфәр түгел. Киләчәктә Фонд Россия, Татарстан, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче татарлар өчен төрле юнәлештәге халыкара туристик маршрутлар үткәрергә җыена.

 

“Тукай Фонды” президенты Риман Солтан улы бу турыда: “Г.Тукай беренче чиратта татар булган. “Тукай маршруты” да – татарлар белән бәйле урыннарга булачак. Без тарихи һәм гүзәл табигатьле татар җирендә яшибез. Язучыларыбыз, композиторларыбызның күпме кызыклы музейлары бар. Аларны мәктәп укучысы, яшь буын, хәтта бизнесменнар да күрергә тиеш. Икенче “Тукай маршруты”н Татарстанның көнчыгыш районнарына үткәрергә ниятлибез”, – диде.

matbugat.ru


Комментарий язарга


*