ТАТ РУС ENG

Театр яктылыкка, нурга илтә!


26 март көнне Казандагы Г.Тукайның Әдәби музеенда «Театр яктылыкка илтә…» дигән Бөтендөнья театр көненә багышланган әдәби-музыкаль чара булачак. Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның әдәби музеенда татар театрының чишмә башына нисбәтле экспонатлар, документлар, керү билетлары, афишалар, «Сәяр» труппасының эчке тәртипләре турында мәгълүматлар саклана.


Шулай ук биредә «Сәяр» труппасына нигез салучы, режиссер, актер Ильяс Кудашев-Ашказарский, Габдулла Кариев, «Сәяр» труппасының фотосүрәтләре дә музейга килгән тамашачы игътибарын җәлеп итә, ди оештыручылар. Бигрәк тә татарның беренче хатын-кыз профессиональ артисты Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская фотосы зур кызыксыну уята. Заманында Г.Тукай мәшһүр актрисабызга багышлап «Ике кояш» дигән шигырь дә иҗат иткән. 

          Күр: ничек, иртә кояш чыкса, җиһанда нур тула, —
          Һәр күңелләр нурланадыр, чыкса Гыйззәтуллина.
          Бу икәүгә тәңре биргән бертигез зур мәртәбә:
          Берсе уйный күк йөзендә, берсе уйный сәхнәдә.


Музей экспонатлары арасында үз эченә татар пьессаларын туплаган 1907- 1912 елларда басылган китаплар да урын алган.

 

Г.Тукай татар театр сәнгатенә зур игътибар күрсәткән, Габдулла Кариев, Галиәсгар Камал әдипнең иң якын дуслары булган. Ахирәтләр сәгатьләр буе сәнгать турында гәп куерта торган була. Г.Тукайның «Театр» дигән әсәре барлык татар артистларының гимнына әверелде. Шагыйрь «Сәяр» труппасы вәкилләре белән дә тыгыз элемтәдә торган. Аның алар белән сәхнәләрдә чыгыш ясавы да мәгълүм.

 

26 мартта узачак музыкаль чарада Г.Камал, Г.Кариев исемендәге театрларның иҗат әһелләре, театр тәнкыйтьчеләре, Казан мәктәпләре укучылары һәм укытучылары, студентлар да катнашачак.


Комментарий язарга


*