ТАТ РУС ENG

Алмаз Хәмзин: «Төзәтик без бу кимчелекне»

АлмазХамзин

– Мине «эстрада дөньясында популяр»  дип әйтүләренә күнегеп килә идем инде. Соңрак «легендар» дип тә җиппәрә башладылар. Ләкин Ләбиб (Лемон) Леронның туган якларында бергәләп концерт-очрашулар оештырып, чыгышлар ясарга керешкәч, аның миннән популяррак икәнлегенә дучар булдым, – дип башлады сүзен язучы-сатирик Алмаз Хәмзин. – Шаккаткыч хәл: үзе шагыйрь генә югыйсә, язучы гына… Йә, ярый, күп итеп китапларын бастырган, мәзәкләрен яза-сөйләштергәли, гәүдә сокланырлык, хатын-кызның ушын алырлык  чибәрлеге, мыегы да бар бит әле… Алай гына түгел икән шул: мин белеп бетермәгән язучылык  осталыгына өстәлеп, дәрәҗәсе, әдәбиятка керткән гаять зур хезмәте бар икән егетнең. Юкка гына аның турында каләмдәшләре, замандашлары хозурланып, горурланып матур сүзләр тезмәгәннәрдер. Кайберләренә генә тукталып  үтәм. Алдан  ук  шуны да әйтеп китим, бу әдипләрнең барысы да, миннән кала,  бөек Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреатлары һәм Татарстанның халык шагыйре исемен йөрткән олпат әдипләр.

Ләбиб әдәбият мәйданына  балаларга атап язылган шигырьләре белән килеп керде, шуңа да язманы балалар язучысы Шәүкәт Галиев бәяләмәсеннән башлау  урынлы булыр: «Ләбиб Лерон профессиональ дәрәҗәсе өлгереп җиткән сәләтле  язучы, шигырьдә, прозада бердәй иркен йөзә. Әсәрләрендә терелек, табигыйлек, камиллек биреп торган хасият-юмор, сатира Ләбиб   иҗатындагы төрлелек сәләтенең  колачын күрсәтеп тора. Актив эшли ул, шигырьләр, хикәяләр белән бергә, замана әкиятләре тудырды, пародияләре белән дә танылып өлгерде», – ди ул.

– Юмор-сатира, камиллек дигәч, каләм һәм юмор остасы, олпат язучы Камил Кәримов искә килеп төште. Сез аның  белән  сәхнәдә дә гел бергә, «Чаян»да  да… – дим.

– Тел төбеңне төшендем, сүзеңне кая борырга теләгәнеңне дә, – дип елмаеп куя Алмаз абый.  Аның авызыннан чыккан һәр сүзне күңелемә салып барам. – Ләбиб хакында сүз куерткан бер мәлне  Кәримов  болай дигән иде: «Һәр язучының  күңелендә дүрт җанр  коткысы ята: гашыйк булса, ул  шигырь яза башлый, туган ягын сагынганда  прозага күчә,  һәйбәт  спектакль карап кайтса – пьеса язарга утыра, зиһен-тәҗрибә  туплагач, публицист гаме керә. Ләбиб исә, елның дүрт фасылында берьюлы  яшәгән кебек, шушы дүрт  жанр халәтендә  иҗат итә. Әмма кайсы фасылда, кайсы җанрда эшләсә дә , ул үзе – язучы».

Гаиләсендә дә  Ләбиб дүрт фасылдагы кебек, студент елларында гашыйк булган Фирданиясе  белән гомер бакый бергә. Берсе  язучы, икенчесе  – укытучы.   Уртак куышларында ике гүзәл кыз белән бер асыл егет – улларын үстерделәр.  Ир-егет буларак, Ләбиб аларга ныклы терәк. Туган ягын, якыннарын да күңеленә сыйдырган зат ул. Андый язучының иҗаты бай, киң кырлы булуы гайре табигый. Казанда студентларның 3 нче тулай торагында яшәгәндә үк танышып, озак еллар бакча күршесе булып яшәгән, бер иҗат казанында кайнаган, «Мәдәни җомга» гәзитендә баш мөхәррир урынбасары, соңрак Татарстан китап нәшриятенә күчеп, баш мөхәррир булып эшләүче шагыйрь Газинур Моратның фикерен ишетәсе  килү дә  колакны кытыклап тора иде. Шуны сизенгәндәй, Хәмзин көр тавышы белән сүзен дәвам итеп, өстәп куйды:  «Ул – шагыйрь дә, прозаик та, драматург та, балалар язучысы да, юморист та, пародияче дә… Һәм иң мөһиме – Ләбиб һәр җанрда да шәп итеп, мавыктыргыч итеп яза белә». Монысын  бу дәрәҗә кыска итеп, Газинур Морат кына әйтсә әйтә».

Дөрес, аның элекке шефы,  халык шагыйре Зиннур Мансуровның  бәяләмәсе моны тагы да тулыландыра төшә: «Ләбиб Лерон шигърият, проза, драматургия, публицистика  кебек  җанрларда уңышлы эшләп килә. Һәм иң әһәмиятлесе, аның һәрбер язганында күкләр тарафыннан бирелгән табигый талант чаткысы сирпелеп тора». Хак сүзләр, моны әйтми калсам, дөрес булмас иде…

– Әле генә язучы һәм драматург Хәбир Ибрагим белән  Тукай бүләгенә кандидатлар турында сөйләшеп утырдык.  Ләбиб иҗатын ул да  югары бәяли, – дим. – «Ләбиб инде күп премияләр алган кеше, Алиш һәм Җәлил премияләре лауреаты… Һаман иҗат итә, Тукай  бүләген дә  алыр дип уйлыйм мин», – дигән иде ул.

– Соң ул Алиш премиясен  балалар язучысы Ләбибкә бирмичә, миңа бирмәсләр бит инде, – дип тел шартлата Хәмзин.

– Сүз дә юк, сәхнә-юмор остасына нинди әдәби премия бирү инде ул?! Тамашачы биргән чәчәге дә җитеп торыр,  – дип өстәп куям мин. Әмма язучы-артистны үпкәләтмәскә теләп, сүземне тиз генә икенче якка борам: – Студент елларында Ләбиб, Газинур, Ркаил кебек каләм тибрәтүчеләр  Зөлфәт, Рөстәм Мингалим, Мөдәррис Әгъләм  кебек шигърияттә мәйдан тоткан  шагыйрьләр  белән аралашырга яраталар иде. Аларның да әйткән сүзләре булгандыр, хәтер сандыгыгызны бушата төшсәгез, дим.

– Сөйли калсаң, күп инде алар, халык язучысы, Тукай премиясе лауреаты Гәрәй Рәхимне белмәгән кеше юк. Ул болай ди: «Ләбиб Леронның иксез-чиксез шигъри иҗат мәйданында  үз тоткан юлы, үзе генә аралаган сукмагы, үз өлкәсе бар. Ул – юмор-сатира. Аның көлүе әче, мыскыллы, шәхесне юкка чыгаручан түгел, ә сыгылмалы, ипле, әмма һич кенә  дә килешүчән булмаган көлү. Ләбиб Лерон лирикада да ипле. Ул шигырьдә әтәчләнми, чәчрәп кычкырмый, бер стакан суда тайфун уйнатмый».

–   Ләбиб үзенең иҗатында гел алга омтылды. Аның  утыз ел элек язган шигырендә дә ул чагылыш таба, – дип өстим. – Аның  «Көн йөгерә» дип  аталган  шигыре 1992 елны Татар поэзиясе антологиясенә кертелде.

«Көнчыгыш.

Офык –

старт мәйданчыгы…

Көн йөгерә!

Җирдә зәңгәр тынлык чыңы…

Шып-шыр галәм  уртасыннан

Көнгерә күк  сикерә-сикерә

Көн йөгерә.

Көн йөгерә!»

  • Димәк, яшь шагыйрьгә ул заманда ук зур өметләр баглаганнар, – ди әңгәмәдәшем. – Рөстәм Мингалим аның турында:  «Ләбиб  сәнгатьчә  тәэсир  итүнең  күптөрле  алымнарын сиземләп  яза, шуның белән безне үзенең тагын да зуррак мөмкинлекләре  барына ышандыра. Балаларны  уйлата, нечкә күңелле,  кешелекле, шәфкатьле итә торган шигырьләр язарга омтыла» – дип, юкка гына әйтмәгәндер шул.

Якташы, шагыйрь Зөлфәт исә: «…һәр җанрда үзен иркен хис итә. …Шагыйрь балалар белән нәкъ аларча сөйләшә, дустанә аралаша. Шигырьләрендә  бернинди акыл сату юк, акыллы булып кылану юк» дип,    заманында  аның иҗатына бәя биргән булган.

Без дә акыллы булып кыланмыйк,  Казан дәүләт университетында бер чорда белем алган, инде бүгенге көндә халык шагыйре буларак танылган, быелдан башлап   Татарстан Язучылар берлеген җитәкләүче  Ркаил Зәйдулла сүзләре  белән түгәрәкләп куйыйк. «Ләбиб  профессиональ  дәрәҗәсе  өлгереп җиткән сәләтле язучы, шигырьдә, прозада бердәй иркен йөзә», – ди Ркаил.

–  Башкалар сүзен сөйләп, тамашачыны авызыңа каратып утыручы сүз остасы икәнеңне беләбез, Алмаз абый…

Ул минем ни әйтергә теләвемне шундук тотып алып: «Әлеге күркәм язучыларның фикерен куәтлисе юк, – ди ул. – Алар барысы да Татарстанның иң дәрәҗәле Тукай премиясе ияләре. Ләкин бер генә кыйтыклык бар, макталган, данланган шәхесләре – Ләбиб Лерон  үзләренә тиң булса да, араларына кертелмәгән. Төзәтик  без бу кимчелекне! Лаек ул Габдулла Тукай   бүләген алырга – иҗаты белән дә, журналы «Безнең мирас» белән дә! Ә миңа атап язган эпиграммасы өчен аерым рәхмәт үзенә. Алмаз абый Ләбиб Леронның шигри юлларын тезеп китә:

«Брежневларны «терелттең»,

«Шикәр» сөйләп көлдерттең.

Җырлар җырлап, көйләр көйләп …

Язучы булып беттең».

– «Беттең» дигәненә аеруча әһәмият бирәм, – ди әңгәмәдәшем. – Бер шигыремдә үземчә «сукалыйм»  мин ул мәгънәне.

Тукай булып бетәм үзем дә ахрысы,

Әйткәләгән фикерем хаклык турында.

Бәлки искә төшерерсез Тукай кебекләрдән,

Берәү бар иде шул дип безнең буында.

 

 

                                               Материал:  Альберт САБИР
Фото: Татар-информ, busness-gazeta.ru

 

 

Комментарий язарга


*