ТАТ РУС ENG

«Без — Тукай оныклары» лагерендә

DSC_0413-768x512

Арча районының Яңа Кырлай авылында урнашкан «Без — Тукай оныклары» лагерендә ял итүче балалар белән очраштык. Очрашу барышында балалар милли редакцияләр эшчәнлеге белән танышты. Шулай ук алар журналист һөнәре турында яңа мәгълүматлар алды. Матбугат конференциясе оештырып, бер-берләреннән интервьюлар алып, балалар әлеге һөнәрнең кызыклы һәм авыр якларына төшенде. Шундый кызыклы һәм җылы очрашудан соң, күпчелек балалар үзләренең үскәч журналист буласылары килүе турында белдерде.
DSC_0442
Хәзерге вакытта «Без — Тукай оныклары»  лагеренең икенче сменасы үтә. Анда 200ләп бала ял итә. Алар арасында Татарстаннан гына түгел, Приморье өлкәсе, Башкортстан, Киров өлкәсе, Мари Иленнән килүчеләр дә бар. Биредә балалар 7 көн дәвамында рәхәтләнеп ял итә: яңа дуслар таба, яшьтәшләре белән аралаша, танылган шәхесләр белән очраша, гомумән, вакытларын бик күңелле һәм файдалы үткәрә.DSC_0452-768x512

Комментарий язарга


*