ТАТ РУС ENG

Без – Тукай шәкертләре

islamova

Эльвира ИСЛАМОВА,

Актаныштагы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының педагог-китапханәчесе

Максат: халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның тормыш юлы, аның турындагы истәлекләр, балалар өчен иҗат иткән әсәрләре белән таныштыру; балаларда кечкенәдән Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, белемнәрен төрле формада тикшереп карау, арттыру; төрле уеннарда җитезлек, тапкырлык, өлгерлекләрен сынап карау. Халык уеннары белән таныштыру.

Җиһазлау:

  1. Сәхнә түренә Тукай портреты эленә.

2.«Ул-караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай» Ш.Бабич

  1. Г.Тукай китапларына күргәзмә.
  2. Без Тукай турында иҗат итәбез:

— иң яхшы сочинениеләр;

— иң матур рәсемнәр;

— иҗат ителгән шигырьләр күргәзмәсе.

  1. «Туган тел» шигыреннән өзек язылган плакат.
  2. Г.Тукай булган урыннар күрсәтеп ясалган карта.
  3. Тукай шигырьләре язылган кассета.
  4. Кроссворд, табышмаклар.
  5. Татар бию көйләре кассетасы.
  6. Сораулар язылган карточкалар.

Кичә барышы

«Туган тел» җыры яңгырый.

Алып баручы. Исәнмесез, кадерле укучылар, килгән кунаклар. Без бүген сезнең белән татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайга багышланган кичәгә җыелдык. Якты дөньяда бары тик егерме җидегә кадәр генә яшәгән, нибары сигез ел гына иҗат иткән булса да, ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган шәхес. Менә шушы кичә барышында без төрле уеннар аша аның турында тагын да күбрәк яңалыклар алырбыз. Башта кроссворд чишеп алыйк.

т е л  
у җ ы м  
к ы я р  
а в ы з  
й о з а к

 

  1. Һәрвакыт авыз эчендә, ә йотып булмый. Ул нәрсә? (Тел)
  2. Кар астында кышлаган.

Тунын яшелдән тышлаган. (Уҗым)

  1. Озын, яшел-түтәлдә, сары, тозлы-кисмәктә. (Кыяр)
  2. Кеп-кечкенә җил капка ачыла да ябыла. (Авыз)
  3. Кечкенә генә бер эт. Яткан да бөгәрләнеп, тешләми дә, өрми дә. (Йозак)

Алып баручы. Беренче баганада нинди сүз килеп чыкты?

– Тукай.

– Тукай кем ул? Сез аның турында нәрсәләр беләсез?

(Балаларның җаваплары тыңлана)

– Тукай абый шагыйрь ул дисез сез. Шулай гына микән? Беләсезме, ул шагыйрь дә, язучы да, газета-журналлар чыгаручы да, лекцияләр укучы һәм тәнкыйтьче дә булган. Г.Тукай – зур шагыйрь. Ул күп әсәрләрен һәм китапларын балалар өчен язган. Аның балалар өчен иҗат иткән китапларының исеме дә берсеннән берсе матур: «Юаныч», «Алтын әтәч», «Энҗе бөртекләре», «Балалар күңеле», «Яшен ташлары».

Музыкаль тәнәфес.

Алып баручы. Тукай халык җырларын җыйган. Ул иҗат иткән шигырьләргә композиторлар көйләр язганнар. Ә хәзер «Бала белән Күбәләк» җырын тыңлагыз.

«Кызык шәкерт» шигыре сәхнәләштерелә.

Алып баручы. Без хәзер уеннарны башлыйбыз. Уен тәртибен аңлатам. Класс ике командага бүленә (12 кеше). Башта беренче, аннан икенче команда уйный. Һәр уен саен укучылар чыгып бара. Чыккан кеше сорау ала. Уенга беренче команда чакырыла.

Беренче уен «Капкалы»

Түгәрәккә җитәкләшеп басабыз һәм бию көе астында бии-бии әйләнәбез. Апаларыгыз капка була. Көй туктауга кем капка турына туры килә, ул уеннан чыга һәм сорау ала. (Бу уен 6 кеше чыкканчы уйнатыла, уеннан чыгучылар сорауларга җавап бирә.)

Икенче уен. «Самовар»

Санамыш әйтелә:

Әке бәке

Кыек сәке

Майлы ботка

Эремчек

Син калып тор

Энем чык.

Кемгә «чык» сүзе туры килә, шул баланың күзен бәйләп бастырабыз. Командадагы баларның берсе аңа эндәшә. Күзе бәйләнгән бала тавыштан кем икәнен танырга тиеш. Таныса, тавыш бирүченең күзен бәйлибез, ә алдагысына сорау бирәбез. (Бу уен 3 бала калганчы уйнала.)

Өченче уен. «Без, без, без идек…»

Без, без, без идек

Без 12 кыз идек.

Базга төштек, май ашадык,

Келәткә кердек, бал ашадык,

Хап та хоп

Авызыңны ач та йом.

1 нче авызын ачучыга сорау бирелә. Иң азакта калган бер бала 2 нче турга чыга.

– Менә укучылар без беренче командадан бары тик бер баланы гына калдырдык. Ул 2 нче турга чыга һәм икенче команданың җиңүчесе белән бил алышачак.

Музыкаль тәнәфес.

Г.Тукай табигатьне, кош-кортларны бик яраткан.

  1. «Җир йокысы»
  2. «Карлыгач» җыры башкарыла.
  3. «Кошларга»
  4. «Фатыйма белән Сандугач» шигыре сәхнәләштерелә.
  5. Шагыйрьнең балалар өчен язган китаплар күргәзмәсе белән таныштыру.

Алып баручы. Хәзер уенга икенче команданы чакырабыз.

Беренче уен.

Бер кызны чакырып, күзен бәйлибез. Аны түгәрәкнең уртасына калдырып бастырабыз. Балалар җитәкләшеп түгәрәк буенча әйләнәләр. Күзе бәйләнгән кыз көй тукталгач, төртеп күрсәткән кешегә сорау бирелә. (Уен 6 бала чыкканчы үткәрелә.)

Икенче уен. «Йөзек салыш» Соңгы чыккан баладан яки берәр кыздан йөзек салдырабыз. Тычкан батырга җәза-сорау бирелә. (Бу уен 2 бала калганчы уйнала.)

Өченче уен. «Карлыгач»сүзеннән сүзләр төзергә. Җиңүче 2 нче турга чыга.

Алып баручы. Ниһаять, икенче команда уенчыларының җиңүчеләрен ачыкладык. Хәзер алар 2 нче турда ярышырлар.

Театраль тәнәфес.

Хәзер, укучылар, карап утыручылар сезгә дә биремебез бар. Сәхнәгә Г.Тукай әкиятләренең геройларын чакырабыз. Бу кайсы әкият? (Шакылдаган тавыш ишетелә.)

Ана. Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?

– Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак? Бир! Бая көндез алып качты, синең углың-карак!

– Мә, тиз кит!

– Ә  син, оятсыз малай! (Ана сәхнәдән чыгып китә, малай керә.)

– Су анасыннан котылгач, тынычлангач, әни и орышты, и орышты соң мине.

– Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым. Йә, иясе юк! дип, әйберләргә тими башладым. (Малай китә.)

– «Су анасы»әкияте.

Сәхнәгә Кәҗә белән Сарык булып киенгән ике бала керә.

Сарык. Әйдә, Кәҗә, куныйк бүген шунда барып. Ут янына бүреләр дә килә алмаслар, безнең анда кунганлыкны белә алмаслар.

Кәҗә. Әйдә, иптәш, ярар, барсак барыйк инде.

– Кәҗә белән Сарык әкияте.

Алып баручы. Мин сезгә төрле предметлар күрсәтәм. Алар кайсы әкиятләрдән? (Балта, тарак, ат, ярык бүрәнә)

– Тукай менә шундый матур әкиятләрне безнең өчен язган. Сез аның тагын нинди әкиятләрен беләсез? Ул әкиятләр безне нәрсәгә өйрәтәләр? (Хезмәтне яратырга, алдашмаска, тапкырлыкка, зирәклеккә, белемле, көчле булырга.)

II нче тур.

Алып баручы. Ике команданың да җиңүчеләрен уенга чакырабыз. Ике урындык куела, асларына кулъяулык, көй астында урындыкны әйләнәбез. Көй туктауга кулъяулыкны кем беренче ала, шул җиңә.

Йомгаклау

Алып баручы. Рәхмәт сезгә, балалар. Г.Тукайның әсәрләрен яхшы беләсез икән. Димәк, сез шагыйрь абыегызның яңа шәкертләре. Аның шигырьләрен, әкиятләрен укып, яраткан җырларын җырлап, тормыш сабагы аласыз.

Сез – яшь Тукайчылар. Изге туган илебезгә, газиз татар теленә Тукай кебек тугры булып үсегез.

Уеннан чыгып баручы уенчылар өчен сораулар.

  1. Кем ул Тукай?
  2. Тукай ничәнче елда туган? (1886)
  3. Әти-әнисе кем исемле? (Мөхәммәтгариф, Мәмдүдә)
  4. Г.Тукай кайда туган? (Кушлавыч)
  5. Үзең яраткан шигырен сөйләргә.
  6. Шигырьне дәвам ит:

И Туган тел! Һәрвакытта

Ярдәмең белән синең

  1. Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Елап елгалар

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая

Төннәр кыскара

Бу кайсы вакыт?-

Я, әйтеп кара! (Яз)

  1. Ашлыклар үсте

Башаклар пеште,

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә

Халык ашыга

Китә басуга

Урагын ура

Бу кайчак була? (Җәй)

  1. Тукайның балалар өчен язылган шигырьләрен санарга.
  2. Тукай үзенең балачагы турында нинди әсәр язган? («Исемдә калганнар»)
  3. Кырлай авылмы, шәһәрме? Анда кем яшәгән?
  4. Үзең яраткан бер һөнәреңне күрсәтергә.
  5. Нәкъ кеше кебек үзе

Бар маңгаенда мөгезе. (Шүрәле)

  1. «Былтыр кысты»-дип акыра

Туганнарын чакыра. (Шүрәле)

  1. Туннарга киендерә

Җылыта, сөендерә,

Тоягы була ярык.

Исеме аның … (Сарык)

  1. Кулы юк, балчык ташый,

Балтасы юк, өй ясый. (Карлыгач)

  1. Кешенең якын дусты

Йортның тугры сакчысы.

Аннан гел игелек көт

Ә исеме ничек? (Эт)

  1. Ни чәчсәң, … (шуны урырсың.)
  2. Кем эшләми, … (шул ашамый)
  3. Бирелгән шигырьнең исемен әйтегез:

Кырга ак кардан

Юрган ябылган. («Җир йокысы»)

Комментарий язарга


*