ТАТ РУС ENG

Бөек шагыйребез Тукай – туган төбәгемдә

galieva

(Сыйныф сәгате)

Гөлфия ГАЛИЕВА,

Әтнә районы Күңгәр урта белем мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Максат: районыбызда шагыйрь Г.Тукай булган урыннар белән танышу; шагыйребез иҗатына хөрмәт, мәхәббәт хисләрен үстерү, яраткан шагыйребез иҗаты үрнәгендә матур әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру; эшне җаваплы, аңлап башкару

Метапредмет нәтиҗәләр:

танып белү УУГ: вакытлы матбугат телен аңлау; җөмләдән фактик мәгълүматларны таба белү; уку гамәлләрен башкаруда барлыкка килгән каршылыкларны билгеләү (гомумиләштерү, чагыштыру);

коммуникатив УУГ: аралашу кагыйдәләрен истә тотып, эзлекле, төгәл итеп, сөйли белү; үз фикереңне формалаштыру һәм дәлилләү; әңгәмәдәшеңнең фикерләрен тыңлап, уртак фикергә килү;

регулятив УУГ:сыйныф сәгатенең максатын ачыклый алу; эш вакытында килеп чыккан кыенлыкларны билгели белү; эшчәнлеккә үзбәя бирү;

предмет нәтиҗәләре:иҗади эшчәнлек тәҗрибәсен, белем-күнекмәләрен гамәли файдалана алу.

Җиһазлау: проектор, ноутбок, презентация,  шагыйрьнең портреты, китаплары, шәҗәрәсе; «Г.Тукай» дискасы, С.Шакирның «Төнбоеклы күл буенда» китабы,газета материаллары.

Зур горурлык белән шуңа

              Шигъриятне якын күрәмен.

         Мин Тукайлы яктан,

              Әтнә – минем туган төбәгем.

Р.Садыйков.

Укытучы. Хәерле көн,укучылар. Олы шәхесләрнең иҗаты, бер милләт хәзинәсе генә булып кала алмый. Ул һәр халыкның, хәтта дөньяви мирасның кыйммәтле ядкаренә әверелә. Кол Гали, Сәйф Сараи, Харәзми кебек борынгы шагыйрьләр – төрки халыкларның уртак улы. Бу әдипләрнең олы юблейлары бөтен дөньяда билгеләп үтелә, бәйрәм төсен ала. Шундый күренекле шәхесләр арасында бөек шагыйребез Габдулла Тукай да бар. Сөекле шагыйребезнең безнең якларда тууы, күпмедер яшәве, төбәгем авылларында булуы – безнең өчен зур горурлык.

1 нче  укучы.

Тарих бик күп исемнәрне белә,

Бөек шәхесләргә дөнья бай;

Сәнгать дөньясында маяк булып,

Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!

2 нче укучы.

Халкым күңеленә ак нур сиптең,

Кара төндә булдың якты ай;

Шаулы язның тынмас тургаедай,

Мәңге дәртле җырчы син, Тукай.

3 нче укучы.

Якташ шагыйребез Габдулла Тукай хакында сүз чыктымы, еш кына күңелгә бер сорау килә: ничек итеп гади генә бер авыл ятиме санаулы еллар эчендә күпгасырлык бай тарихы булган татар әдәбияты күгендә йолдызга әверелгән? Ничек итеп ул замандашларын  һәм килер буыннарны – милләттәшләрен һәм ватандашларын – үзенә берьюлы җәлеп итә алган? Каян шундый көч һәм бетмәс-төкәнмәс җегәр табылган?

Бу сораулар безне еракка, милләт рухы һәм халык аңының тирән тамырларына китереп чыгара.

4 нче укучы. Әйе, биек кыялар текә таулар иңендә калкып торган кебек, бөек шагыйрьләр һәм фикер ияләре дә буш урында гына тумыйлар. Аларны гасырлар дәвамында җыеп туплана килгән халык рухы, зур сәяси һәм милли күтәрелеш дәверләре тудыра. XX йөз башында Тукай шәхес һәм шагыйрь булып формалашкан, җитлеккән.

1 укучы.(кыскача) Г.Тукайның тормыш юлын искә төшерә.

(Интерактив китаптан шагыйрьнең биографиясенә кагылышлы сюжетлар,  фотосурәтләр карала.)

Укытучы.Әдәбият күгендә балкыган якты йолдызыбыз Г.Тукайның тормыш юлы өйрәнелеп беткән диярлек. Сезгә күп кенә китап, матбугатта чыккан мәкаләләр белән танышып, Габдулла Тукайның туган ягыбызга (1959-1963 елларда районыбызның Тукай исемен йөртүе юкка гына булмагандыр мөгаен) бәйле шактый кызыклы материаллар тупларга кушылды. Бүгенге сыйныф сәгатебездә без төркемнәргә бүленеп эшләрбез.  Сүз беренче төркемгә бирелә.

1 нче укучы.Без төркемебез белән Г.Тукайның 1907 елда солдатка каралу өчен Әтнәгә кайтуын һәм Саҗидә апасының язмышын өйрәндек.

2 нче укучы.Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай 1907 елның көзендә, солдатка каралу өчен, Җаектан Казанга кайта. Казаннан туры Каенсарга – яраткан апасы Саҗидә янына юнәлә. Шул уңайдан мәшһүр шагыйребез Сибгат Хәкимнең:

Каенсар – юлым өстендә,

Бераз гына каерылсам.

Каенсар кечкенә, ләкин

Тукай булган Каенсар, – дигән юлларын искә төшерү урынлы булыр. Әлеге шигыренә шагыйрь «1907 нче елда, Тукай бу якка Җаектан солдатка каралырга кайткач, Каенсар авылында яшәгән Саҗидә апасы янына килеп чыга», – дигән аңлатма бирә һәм шигырь юлларын дәвам итә:

Шагыйрьлек килешә, котылса,

Эшләре күп эшлисе.

Ни хәлдә Саҗидә

Апасы, фәрештәсе?

(Самат Шакирнең «Минем авылымда Тукай булган»дигән шигыре яттан укыла.)

3 нче укучы. Г.Тукай даүзенең «Исемдә калганнар»әсәрендә сөекле апасы Саҗидәне бик еш искә ала. Шагыйрь күңелендә «ап-ак саф бер фәрештә»булып кереп калган Саҗидә апасы Габдуллага аеруча җылы бер мөнәсәбәттә була, энесе белән соңгы сынык икмәген уртаклаша, авырган вакытларында яныннан китмичә назлый, сөя, иркәли. Әнә шулай бу изге күңелле Саҗидә апасы булачак шагыйрьне милләте өчен, халкы өчен, татар мәдәнияте һәм әдәбияты өчен саклап калуда үзеннән зур өлеш кертә. Тукай да Саҗидә апасына күңелендә зур ихтирам саклый, инде танылган шагыйрь булгач та, ул аны онытмый, җылы хисләр белән тулы хатларын язып тора, күчтәнәчләр җибәрә. 1903 елның 30 июнендә язган хатында ул болай дигән: «Мөшфика (шәфкатьле) Саҗидә апаем! Синең сабый вакытта һәм хәзер дә иткән изгелекләреңне кабердә ятсам да онытмам. Сез туганымның җибәргән әманәт һәм хатларыгызны алдым. Сезнең җибәргән чиккән аяк чолгавыңызны, апай төсе дип, кадерләп кенә тотамын. Бүләкләр җибәргәләрмен».

4 нче укучы. Яраткан Саҗидә апасы Казанда мәдрәсә тәмамлап кайткан Көтернәс авылы егете Әхмәтсафага кияүгә чыга. Туй мәҗлесе Өчиледә була, һәм бу мәҗлескә Кырлайдан Габдулланы да алып киләләр. Ә инде зуп-зур Тукай булгач, шагыйрь бу вакыйганы «Ишек бавы» шигырендә тасвирлап китә. (Укучы яттан шигырь укый.)

Ишек бавы бер алтын,

Безнең апай мең алтын:

Җылныйм дисәң, бер алтын

Бир, җизни,тыш бик салкын(…)

5 нче укучы. Туйдан соң Әхмәтсафаны Каенсар авылы мулласы итеп куялар, һәм алар Әхмәтсафаның вафатына кадәр шунда яшиләр. Ирен җирләгәч, Сәҗидә Яшел Үзән районының Бәчек авылында укытучы булып эшләгән Өммеһани исемле кызы тәрбиясенә күчә. Бәчек авылы кешеләре Саҗидә апага зур хөрмәт күрсәтәләр.

Озак еллар каты авырып, Саҗидә апа 1956 елда 79 яшендә дөнья куя. Зәкия Рәсүлованың «Тукай эзләреннән» исемендәге җыентыгында Габдулла Тукайның Җаек каласыннан Саҗидә апасына язган хаты бар. Монда ул, «…синең сабый вакытымда һәм хәзер дә иткән изгелекләреңне кабнрдә ятсам да онытмам», – дип язган.

6 нчы укучы.Хәмит Бадиковның «Саҗидә абыстай» дигән язмасында: Авылның аксакаллары, ак әбиләре исән вакытларда сөйләп калдырганннар, шул исәптән, урта яшьтәгеләр дә балачакларын, ул чордагы вакыйгаларны искә алалар. Мәсәлән, Ләбибә әби Маннапова болай дип сөйләгән:«Саҗидә абыстайның өе шактый зур иде. Сугыш вакытында аңа читтән эвакуацияләнеп кайткан кешеләрне керттеләр. Шуңа да: «Намазымны марҗалар янында укый алмыйм, дип, безнең өйдә торуны кулай тапты ул. Үз өенә, кара шәлен бөркәнеп, көндезләрен генә барып килгәли иде… тагын шунысы истә калган, заманында Габдулла Тукайның  кечкенә чагына багышланган «Каргышлы балачак» исемле күп серияле фильм төшерелгән иде. Аның бер сериясе безнең Каенсарда – Һәдия әби өендә яздырылды», – ди яза истәлекләрендә райондашыбыз.

(Г. Тукайның «Таян аллага» дигән шигыре яттан укыла.)

Укытучы.Әйе. 1907 нче елны Тукай Җаектан солдатка каралырга кайткач, Каенсар авылында була. Апасы, фәрештәсе – Саҗидә апасына янына килеп киткәне билгеле. Кызганыч, Тукайның Каенсарда еш булуы турындагы мәгълүматларны гына табып булмады.  Шулай да мәшһүр шагыйребез Сибгат ага Хәкимнең:

Каенсар юлым өстендә

Бераз гына каерылсам.

Каенсар – кечкенә, ләкин

Тукай булган Каенсар, — юлларын искә төшерү урынлы булыр.

1нче укучы. Без төркемебез белән Г.Тукайның Олы Мәңгәр һәм Көек авылларында булуы турында материаллар тупладык һәм Фатыйма әби Ногман Кабделкәримов кызы турында да мәгълүматләр таптык.

2 нче укучы.Яшь Тукай 1907 елның 24 нче сентябрь көнне, апасы белән хушлашып, Әтнәгә юл тота. Монда беренче көнне үк комиссия уза алмый. Жирәбә алганнан соң, Олы Мәңгәр авылында яшәүчеГабделвәли абый Хәкимов йортына килә. Замандашларының раслауларына караганда, үзенең чираты җиткәнне көтеп, Олы Мәңгәрдә биш-алты көн яши.

Буйга кечкенә һәм чандыр гәүдәле, бер күзенә азрак ак төшкән Габдулла солдатка каралу бүлмәсеннән ак билет алып чыга. “Әтнә таңы” газетасы хәбәрчесе, эзтабар тарихчы Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов язуынча, әдип Түбән Көектә дә була. Ул, Җаектан кайткач, Түбән Көеккә күчтәнәч тапшырырга бара.

3 нче укучы.Түбән Көек авылы сәүдәгәре Ногман Кабделкәримовларда сөекле шагыйребез берничә тапкыр булгалаган. Ногманнар гаиләсе Казанда яши башлагач та, алар туган авылларына кайтып йөргәннәр, айлар буе шунда яшәгәннәр. Г. Тукай да Түбән Көек авылында Ногман Кабделкәримовлар йортында булган. Эзтабар тарихчы Габдуллаҗан абый Фатыйма әбинең (Ногман Кабделкәримов кызы) Габдулла Тукайны, әтисенең туган авылы Түбән Көекне сагынып искә алуы турында районыбыз газетасына язып чыккан иде.

4 нче укучы. Белгәнебезчә, Фатыйма әбинең бертуган апасы Зәйнәп Хәсәния белән җизнәсе Әхмәтгәрәй Хәсәни 1912-1918 елларда Казанда чыккан «Аң» журналын оештырган. Алар Габдулла Тукай белән якын дуслар булган. Фатыйма әби торган йорт җизнәләре торган йорт янында гына урнашкан. Шуңа күрә кечкенә Фатыйма буш вакыт булган саен йомыш белән дә, йомышсыз да апасы, җизнәсе янына барган. Биредә ул Хәсәниләр янына килгән Габдулла Тукай белән дә очрашкан.

5 нче укучы. Габдулла Тукай сәүдәгәр Ногман Габделкәримовның Казандагы Нариманов урамындагы йортына, ягъни Фатыйма әби торган йортка да килүе мәгълүм. Бу турыда шушы йортта йомышчы булып эшләгән Нәгыймә Сабирова гомеренең сонгы көннәренә кадәр тәэсирләнеп сөйли торган була. Ә Нәгыймәне Ногман хаҗи Түбән Көек егетенә бик зурлап кияүгә бирә.

Фатыйма әби Тукай җеназасында да катнаша. «Мин ул вакытта Ләбибә абыстай мәктәбендә укый идем.Безнең барыбызны да, Габдулла Тукайны соңгы юлга озатырга дип, мәктәптән урамга чыгардылар», – дип искә ала Фатыйма әби ул вакытларны.

Укытучы. Бүген Габдулла Тукай тормыш юлыннан туган ягыбызда булган мизгелләрне барларга тырыштык. Рәхмәт Сезгә! Ирешелгәннәр чик түгел – сез әле алга таба да киләчәк буында сөекле Тукаебыз иҗатына карата мәхәббәт орлыклары иңдерүчеләр булырсыз, игелекле хезмәтегезне дәвам итәрсез дигән теләктә калам. Бүген дә Тукай безнең йөрәкләрдә.

 

 

 

Комментарий язарга


*