ТАТ РУС ENG

Бөек Тукайга

zajnutdinova

 Зәринә ЗӘЙНЕТДИНОВА,
Казандагы 19 гимназия укучысы
Җитәкчесе: Хаҗиәхмәтова Римма, татар теле укытучысы

Бөек Тукайга
Әсәрләрең кат-кат укып
Сокланам мин сиңа, Тукай.
Гомер буе яшь калсаң да,
Талантны мул биргән Ходай.
Тирән акыл, затлы зиһен,
Төпле фикер һәм зирәклек.
Синдәй япь-яшь аксакаллар
Бу дөньяда бик сирәктер.
Һичбер кайчан булмагансың
Әти кеше, тәрбияче…
Каян килгән бу осталык?
Каян таныш тәрбия?
Йөз ел элек ничек белдең
Без татарның ни күрәсен?
Иман, әдәп, әхлак, телнең
Какшатасын кыйбласын?
Сораулар күп, җаваплар юк,
Хак Тагалә үзе беләдер…
Ә, бәлки, син – бөек Тукай,
Телебезне саклар өчен
Иңдерелгән Пәйгамбәрдер?
Гафаров Руслан
Казандагы 175 нче мәктәп укучысы, 7 нче сыйныф
Җитәкчесе: Гафарова Гөлнара Галимхановна, татар теле укытучысы
Тукайга
Иртә язда чәчәк тотып килә,
Килә халкың синең яныңа.
Шигырьләрең туры сүзе белән
Үтеп керә һәркем җанына.
Кысса да чир һәм фәкыйрьлек сине,
Туры Тукай булып кагансың.
Бай байчураларга каршы барып
Баскан корыч калкан син.
“Юк, китмибез” диеп син бит илнең
Уртаклаштың олы язмышын.
Халкың өчен янып әйткән сүзең
Ишетелмәгән җирләр бармы соң?
Әнкәйләрнең күкрәк сөте белән
Моңлы җырың сеңгән күңелгә.
“Пар ат”ларың белән “Туган тел”ең
Яңгырыйлар әле бүген дә.
Язгансың син үпкәң каны белән
Милләт зарын кара елларда.
“Тәфтиләү”ең белән “Әллүки”ең
Тиңдәшсез бит башка җырларга.
“Су анасы” белән “Шүрәле”ләр
Гасыр аша күчеп буынга,
Олы сәхнәләрдә җырланыр дип
Булмагандыр хәтта уеңда.
Арабызда булмасаң да, Тукай,
Синең белән күңелем сөйләшә.
103 ел үтмәгән дә кебек,
Атлыйсың син гүя янәшә.

Комментарий язарга


*