ТАТ РУС ENG

Чаллыда Тукайга һәйкәл ачылды

 


 

фото: Д.Коротышев

2011 елның 22 ноябрьендә Татарстанның Чаллы шәһәрендә Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Бөек татар шагыйренең 125 еллык юбилее уңаеннан чираттагы истәлекле вакыйгаларның берсе бу. Бронзадан коелган һәйкәл Габдулла Тукай исемен йөртәчәк яңа скверда урнаштырылды. Тантаналарда Татарстанның Хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков, бер төркем язучылар, шагыйьләр — ТР Дәүләт советы депутатлары Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, Чаллы хакимияте башлыгы Васил Шайхразиев катнашты.

Чаллыда Тукай исеме белән аталган урам бар, һәйкәл булдыру турында да күптәннән хыяллана иделәр. Тукай сыны биредә беренче һәйкәл дияргә дә буладыр, моңа кадәр күренекле кешеләргә һәйкәлләр гадәттә бюст рәвешендә эшләнә иде. Шәһәрнең Тынычлык проспекты ягында 16/09 йорт янында урнаштырылган алты метр биеклектәге Тукай сыны авторы, соңгы елларда Татарстан белән тыгыз хезмәттәшлек иткән сынчы Владимир Демченко. Һәйкәл тирәсе Тукай әсәрләрендәге герой-образлар, күренешләр белән бизәлгән: алары Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, сынчы Илдар Ханов иҗатына нигезләнеп ясалган. Чөнки Илдар Хановның төрле сынлы композицияләре күптәннән Чаллының төрле парк һәм бакчаларын бизәп тора — танылган Энтузиастлар бульвары, мәсәлән, шундыйлардан.

Илдар Халиков әле күптән түгел үзе җитәкләгән Чаллы шәһәренең халкын яңа һәйкәл белән тәбрик итте, шулай ук кыска гына вакыт эчендә тормышка ашырылган бу эш өчен рәхмәтләрен җиткерде. «Халкыбызга кабатланмас иҗади мирас калдырган Габдулла Тукай безне туган җиребезне сөяргә өйрәтә. Тукай бакчасы чаллыларның яраткан урыны булыр дип ышанам», — дип белдерде Илдар Халиков.

Чаллы төбәге электән Тукай исеме белән бәйле. РСФСР Югары Советы Президиумы Указы белән 1976 елдан Чаллы районы Тукай районы дип йөртелде: Габдулла Тукай тууына 90 ел тулганда бу якларда яшәүче халык шулай әлеге дәрәҗәле исемне үзләренә алды. Билгеле булганча, хәзер исә Чаллыга терәлеп торган Тукай — үзе бер мөстәкыйль район булып яши. Ярты миллион халкы булган Чаллы шәһәренең исә бүген үз Тукае булды.


 

Комментарий язарга


*