ТАТ РУС ENG

VI Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә Тукай әсәрләре буенча мультфильмнар тәкъдим ителде


2010 елның сентябрендә Татарстан башкаласында үткән VI Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасына Татарстаннан тәкъдим ителгән 20 фильмның 9ы сайлап алынды.

 

Кинофестивальдә “Тулы метражлы уен фильмы” номинациясендә режиссер Юрий Фетингның “Бибинур” фильмы күрсәтелде. Кыска метражлы фильмнар арасында тамашачылар Илдар Ягъфәровның “Брелок” киносын карый алды. “Документаль фильм” номинациясендә Азат Ганиевның “Сәйдәш” һәм Людмила Усованың “Города-побратимы” дигән фильмнары тәкъдим ителде.

 

“Анимация” номинациясенә исә Татарстанда төшерелгән биш мультипликацион картина сайлап алынган иде. Алар – Сергей Ромашкинның «Зилант», Сергей Киатровның «Кызыклы шәкерт», Марат Ганиев һәм Сергей Киатровның «Кисекбаш», Сергей Киатровның “Малай белән күбәләк» һәм «Эш беткәч, уйнарга ярый» мультфильмнары. Әлеге мультфильмнар Габдулла Тукай әсәрләре буенча төшерелегән. 

 

“Татар-информ”


Комментарий язарга


*