ТАТ РУС ENG

Кырлайда Яңа ел дәвам итә

11.01.2010 


5 гыйнвар көнне бик суык иде. Авылда берәр эше бул­маган кеше урамга «борын да тыкмый». Ә менә Татарстанның Арча районы Тукай-Кырлай авылында инде ике атнага якын шау-шу килеп бәйрәм итәләр.

 

Эш шунда: Тукай-Кырлай музей комплексы җитәкчелеге «Трэвэл эндвок» туризм компаниясе белән килешү төзегән дә балалар өчен «Кыш бабай белән Тукай әкиятләренә сәяхәт» оештырган. Тамашада Казан артист­лары да, Арчаның үз талантлары да катнаша. Килүчеләр, нигездә, Казан мәктәпләреннән. Без барган көнне Кырлайга Мәс­кәү өлкәсенең «Бердәмлек» татар оешмасы яшьләре дә килеп төште. Казанга татарчаларын чарларга килгән булганнар да, Бөтендөнья татар конгрессы алар өчен Тукай якларына сәфәр оештырган. Араларында Кырлайга берничә тапкыр килүчеләр дә шактый иде. Шуңа күрәдер музей экспонатлары янында озын-озак тукталып тордылар. Экскурсия уздыручы Нурия Йосыпҗанова үзе дә бераз аптырашта иде: «Инде барысы турында да тәфсилләп сөй­ләгән кебек идем, карап узган экспонатлар, стендлар янына кире китәләр дә: «Тегесен сөйләмәдегез, монысын әйтмәдегез…» – дип сораулар яудырып кына торалар»,– ди.

4b45b58b__sdc10056.jpg

Әлбәттә, «баланың эше – уен» дигәндәй, мәктәп укучылары күбрәк урамда чыр-чу килделәр: Кыш бабай, Кар кызы, шүрә­леләр белән төрле уеннарда кат­наштылар. Убырлы карчык себеркесенә атланып узыштылар. Аннан соң музей бинасындагы «Кыш бабай резиденциясе»нә кереп киләчәккә теләкләрен язып калдырдылар. Дөрес, татар авылына урысча сөйлә­шүче Кыш бабай килүе бераз сәеррәк тоелган иде. Әмма кә­җәсе түгел, мәзәге кыйммәт бит. Уен белән бергә күпме баланың күңеленә Тукай рухы сеңде. Кичә музей-комплексы директоры Тәлгать Гомәровка шалтыраттым. «Көне суык дип бәйрәм тукталмадымы?»– дип сорадым. Шөкер, дәвам итә икән, 6 гыйнвар көнне «Кыш бабай белән Тукай әкиятләренә сәяхәт»кә Арча укучылары килгән.

 

Тәлгать белән исәпләп карадык: 26 декабрьдән 9 гыйнварга хәтле дәвам иткән әкият тамашасында барлыгы 900 ләп бала катнашкан. Шәп бит, ә!

 

Риман Гыйлемханов, «Ватаным Татарстан»


Комментарий язарга


*