ТАТ РУС ENG

Сатирик–юмористик “Ялт-йолт” журналы чыга башлауга 100 ел

17 мартта сатирик–юмористик “Ялт-йолт” журналы чыга башлауга 100 ел
тула. 1910 елның 15 мартында Казанда Әхмәт Урманчиев редакторлыгында
һәм наширлегендә, секретаре Габдулла Тукай булган рәсемле сатирик
«Ялт-йолт» журналының 1 нче саны чыга. Истәлекләрдә (мәсәлән, К.Бәкер,
Г.Камал) бу журналның Тукай инициативасы белән чыгарыла башлавы,
үлгәнчегә кадәр журналда аның берьялгызы эшләве әйтелә.


Тукай «Ялт-йолт»ка язышучылар даирәсен киңәйтүгә, аның һәр саны тирән
эчтәлекле булып чыгуга күп көч куйган. Журналда Ф.Әмирхан, Г.Камал,
Ә.Урманчиев, Ф.Сәйфи-Казанлы, Н.Думави, С.Сүнчәләй, Ш.Әхмәдиев,
М.Укмасый һ.б.ның әсәрләре басылган. Бик күп язмалар яшерен имза белән
чыккан.

 

«Ялт-йолт» Казанда, Идел буенда яшәүче татарлар
арасында гына түгел, Уралда һәм башка регионда яшәүче төрки телле
халыклар (башкортлар, казахлар, үзбәкләр, азәрбайҗаннар) арасында да
тарала. Башта, 1910-1911 елларда, аның тиражы 1200 тирәсе була.

 

Журналның халык арасында бик популяр булуы да
Тукайга бәйле. Ул — аңа нигез салучы, оештыручы һәм идея җитәкчесе дә.
Демократик юнәлештәге бу журнал 1918 елга кадәр чыгуын дәвам итә.


 

Комментарий язарга


*