ТАТ РУС ENG

Арчада Габдулла Тукай туган көненә әзерләнәләр


2 апрельдә Татарстанның Арча районы Балалар сәнгать мәктәбендә «Арча ягы — данлы Тукай ягы» дии исемләнгән республика балалар иҗаты конкурсы узачак. Быел конкурс бишенче тапкыр оештырыла. Җирле сәнгать мәктәбендә тирә-яктагы уку йортлары белән үзара иҗади багланышларны үстерү җәһәтеннән 2006 елны гамәлгә кергән әлеге конкурста балалар бик теләп катнаша. Хәзер инде бирегә Татарстанның төрле почмакларыннан яшь талантлар килә. Монда музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә белем алучы 7 яшьтән алып 15 яшькә чаклы балаларның гаризалары кабул ителә.

 

Традициягә кергәнчә, татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көне алдыннан уздырыла торган бәйгенең төп максаты —  татарның милли музыкасын популярлаштыру. Конкурс тәртипләре буенча, башкарылачак әсәрнең берсе татар милли музыкасы булырга тиеш.


Укучылар үз көчләрен фортепиано, скрипка, виолончель, халык уен кораллары (баян, аккордеон, гармун, балалайка, домбра, гитара, курай), инструменталь ансамбльләр, халык уен кораллары ансамльләре номинацияләрендә сыный ала.


Оештыручылар раславынча, җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, ә аларның укытучыларына махсус призлар тапшырылачак. Ә инде конкурс нәтиҗәләреннән соң барлык катнашучыларны «Тукай эзләре» буйлап зур экскурсия көтә.


Комментарий язарга


*