ТАТ РУС ENG

“Әл-гасрел җәдит” журналына 110 ел


Казандагы Г.Тукайның әдәби музее “Яңа гасыр” дигән кичәгә чакыра. 2015 елның 15 гыйнварында узачак әдәби чара “Әл-гасрел җәдит” журналының беренче саны чыгуга 110 ел тулуга багышлана.

Г.Тукайның әдәби музее шагыйрь шәхесенә, иҗатына багышланган проектларны даими оештырып тора. Әдәби-музыкаль кичәләр, төрле авторлар белән очрашулар, күргәзмәләр гамәлгә ашырыла. Чираттагы чара “Әл-гасрел җәдит” журналының беренче саны чыгуга 110 ел тулуга багышлана.

Габдулла Тукай – танылган татар шагыйре генә түгел, ул татар даими басмасының чишмә башында торган шәхес. “Нур” беренче татар газетасы 1905 елның сентябрь аенда нәшер ителә башлый. Бер айдан соң Казанда “Казан мөхбире” газетасы дөнья күрә. Боларга Тукайның катнашы булмаса да, өченче татар газетасы 1905 елны 26 ноябрьдә әзерләнә. Җаекта чыккан газетны унтугыз яшьлек Тукай һәм аның укытучысы, фикердәше Камил Мотыгый оештыра. Җаек шәһәрендә 1906-1907 елларда чыккан әдәби-сәяси журналның беренче саннарында ук Тукайның әсәрләре басыла. Габдулла Тукай монда актив язган автор була. Нәкъ менә Җаекта Тукай шагыйрь һәм журналист, мөхәррир буларак камилләшә. Берничә елдан соң аны Уфа, Оренбур, Петербур, Казан, Әстерханда чыга торган басмаларга эшкә чакыралар.

Г.Тукай музее хезмәткәрләре оештырган чара өч өлештән торачак: “Г.Тукай Җаекта” залына экскурсия, Татарстан матбугатчылары белән очрашу һәм республика мәктәп укучылары өчен махсус мәдәни журнал нәшер итү уены.


Комментарий язарга


*