ТАТ РУС ENG

Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА: «Без – Тукайлы халык»

WhatsApp Image 2019-02-28 at 15.12.17

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге,  белүебезчә, илебез мәдәниятен һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән, югары профессиональ осталыгы, яңалыгы һәм оригинальлеге белән аерылып торган, күренекле әдәбият һәм сәнгать әсәрләре, сәнгать һәм әдәбият белеме өлкәләренә караган фәнни тикшеренүләр өчен бирелә. Һәм, ел саен әлеге премия тирәсендә ыгы-зыгы булып алмый калмый. Бирелгәнче дә, бирелгәч тә. Монысы да гайре табигый хәл түгел. Быел да әлеге бүләккә дәгъвә белдерүчеләр шактыйдыр. Әлегә тулы исемлек күренмәде. Алар арасында Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, 32 китап авторы шагыйрә Эльмира Шәрифуллина булуы инде мәгълүм. Матбугат чараларының берсендә Эльмира Шәрифуллинаның язучылар берлегеннән көтеп-көтеп тә булмагач, үзен-үзе тәкъдим итүе турында хәбәр булды. Чынлыкта исә шагыйрәне бу олы бүләккә “Ватаным Татарстан” газетасы тәкъдим итә булып чыкты. Ничек кенә булмасын,

“Без бәхетле,

Без шагыйрьле халык,

Без – Тукайлы халык мәңгегә” дип язган Эльмира Шәрифуллинаның әлеге бүләккә  тәкъдим ителүе сөенечле хәбәр. Эльмира ханым хакында, һич икеләнмичә, ул безнең кеше дип әйтә алабыз. Бу чыннан да шулай, чөнки 1993-97 елларда Эльмира Шәрифуллина “Мәгариф”тә  бүлек мөхәррире булып эшли. Икенчедән, ныклап торып әдәбиятка килгәнче хезмәт юлын мәктәптә башлаган. Минзәлә педагогика училищесын тәмамлаганнан соң бер ел Мамадыш шәһәрендә Пионерлар йорты директоры була һәм мәктәптә укытучы булып эшли. Аннан соң да тормыш сукмаклары мәктәп аша уза әле аның: Яшел Үзәндә, Казанның педагогика көллиятендә татар теле һәм әдәбияты, балалар әдәбияты, сөйләм теле укыта. Мәктәп тормышын, балалар психологиясен укытучы буларак та яхшы аңлаучы шагыйрә әле булса мәктәпләрдә, уку йортларында уза торган әдәби очрашулардан кайтып керми – “шагыйранә биек мөнбәрдә” үз бурычын үтәп,

“Димәк, моңның

Вазифасы бүген үтәлгән!” дия-дия сөенеп кайта.

Эльмира Шәрифуллина кандидатурасы хакында каләмдәшләре нинди фикердә икән соң?

Равиль ФӘЙЗУЛЛИН, халык шагыйре:

— Эльмира Шәрифуллина 40 еллар дәвамында әдәбияткә хезмәт итеп килүче  тырыш, талантлы шагыйрә.  Каюм Насыйрига багышлап язган  “Каюм коесы” дигән поэмасы миңа бик ошаган иде.  Ул мәктәпләргә укучы балалар белән очрашуларга да еш йөри. Тукай премиясенә Язучылар берлеге тәкъдим иткән башка кандидатлардан ул һич тә ким түгел. Һәркемнең иҗатына бәһә алырга теләве табигый. Тукай бүләгенә дәгъвә итүчеләр быел бик көчле. Аерым кемнедер “Шушы бердәнбер лаек кеше инде”,- дип әйтүе дә кыен. Аларның һәммәсенең үзенең лаеклы яклары бар,  һәммәсе  үз югарылыгында. Соңгы елларда прозаикларга бирелде бу олуг бүләк. Тукай исемендәге дәүләт бүләге шагыйрьгә бирелсә дә бер дә начар булмас иде, дип уйлым.

Зиннур МАНСУРОВ, халык шагыйре:

– Эльмира Шәрифуллина безнең татар әдәбиятында төпкә җигелеп тартучы каләм ияләренең берсе. Ул үзен әдәбиятнең шигъри жанрында да, балалар әдәбиятында да,  публицистикада да чын мәгънәсендә күрсәтүгә иреште. Ул әдәби мәйданга зур әзерлек белән килде. Башта педагогика училищесын тәмамлый, аннары Казан дәүләт университетында филологик белем ала, шуңа күрә ул үзенең рухи әзерлегеннән чыгып, шигъриятьтә дә, прозада да, публицистикада да яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләрен алга куя. Эльмира Шәрифуллина һәрбер жанрда да милләт кызы булып кала. Һәм чын мәгънәсендә үзендәге милләт анасы сыйфатларын әсәрләрендә җитди итеп күрсәтә. Бу үз-үзеңне ясалма позага кую түгел, ә шәхеснең эчке халәтеннән, эчке рухиятеннән, эчке әзерлегеннән чыккан эшчәнлек.  Шуңа да Эльмира Шәрифуллинаның әдәби  иҗатындагы иң зур  гамь – ул милләт гаме.

Әлбәттә, Тукай премиясенең нигезләмәсе бар. Анда бу кандидатларны нинди оешмалар тәкъдим итәргә  тиеш, анда ул төгәл күрсәтелгән. Әлбәттә,  иң беренче чиратта иҗат берлекләре, шулай ук төрле институтлар, төрле гуманитар оешмалар да тәкъдим итә ала. Бу табигый күренеш. Шул рәвешле тәкъдим  ителү ул элек-электән килә. Гөлшат Зәйнәшева, Клара Булатова да әйтик, Язучылар берлегеннән түгел, ә башка оешмалардан тәкъдим ителгән иде. Мондый мисалларны  күпләп китерергә мөмкин. Бу җәһәттән мин каләм әһеленең кайсы оешмадан тәкъдим ителүен беренче урынга куймас идем.  Беренче планда  әдәби иҗат торырга тиеш. Минемчә, бу иң мөһиме.

Илсөяр ХӘЙРУЛЛИНА, журналист: 

– Эльмира Шәрифуллинаны мин узган ел Галиәскәр Камал театрында уздырылган иҗат кичәсеннән соң шагыйрь буларак ачтым. Ул мине шигыриятенең тирәнлеге, хислелеге һәм…гадилеге белән әсир итте. Шул кичә мине аның шәхси кичерешләрне һәркем үзенеке итеп кабул итәрлек камиллектә әйтеп бирә алган, аларны милләт, ил язмышын бәйле үреп барган иҗаты белән ныклабрак танышырга этәрде. Шуннан соң бер журнал өчен язылган мәкаләмдә фикеремне менә ничегрәк белдергәнмен: «Үзенең гаять катлаулы тормышын, ачы язмышын, кайнар хисләрен, вакытлы ялгышларын ак ашъяулык өстенә салып, һич яшермичә, икейөзлеләнмичә, калыбын халык гәүһәрләре дәрәҗәсенә җиткереп, укучыларына тәкъдим иткән Кем бар татар поэзиясендә?» Аннан соң поэзия өлкәсендә белгеч булмавымны исәпләп, сүзләремне туры сүзле язучы Фәнзаман Баттал һәм кыю фикерле артистыбыз Әзһәр Шакиров фикерләре белән сипләп куйганмын: «Кем бар соң соңгы чорда Эльмира Шәрифуллинадан шәбрәк язучы!» (Ф.Баттал). «Эльмира син, чын кеше генә түгел, күңелне тетрәндерерлек, ми шәрифләрен уйландырырлык көчле шагыйрь булуыңны расладың».(Ә.Шакиров)».

Бүген күпчелек иҗатчылар үз күңелләрендә казынган, җәмгыятьтәге фаҗигале күренешләргә карата бастырып үз фикерләрен әйтергә шикләнеп торган, яки алардан өстен булып кыйланган чорда, шагыйрь Эльмира Шәрифуллина куркып калмый. Әтисез калган кыз бала кичерешләре («Инша»), балалары картлар йортына тапшырган ана михнәте («Морадар»), милләт язмышын күз алдына бастырырлык галим тормышы («Каюм коесы») – болар һәрберсе аерым бүләккә лаек булырлык әсәрләр. Лирик шигырьләрендәге фикер киңлеге, сокландырса, публицистикасында шигъри камиллек таң калдыра. Эльмираның публицистик фикерне нечкә поэзия теле белән әйтеп бирә алуы аны русларның Анна Әхмәтова, үзебезнең Саҗидә Сөләйманова кебек әдипләребез дәрәҗәсенә куя.

Расиха ФАИЗОВА

 

 

Комментарий

  1. Әлфия | 10.03.2019 19:59

    Без, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте коллективы да Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Язучылар берлеге әгъзасы Э.Шәрифуллинаның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителүен хуплыйбыз.
    Һөнәри юлын укытучы буларак башлаган әдибә иҗаты студентларыбызга тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсе туплау өчен өстәл китабы булырлык. Аның мөгаллим булып эшләгәндә туплаган тәҗрибәсен чагылдырган повесть һәм хикәяләрен, нәниләрне тәрбияләүдә методик кулланма дәрәҗәсенә җиткереп эшләнгән әсәрләрен дәресләрдә дә, класстан тыш чараларда да файдаланабыз. Студентларыбыз, авторның мәгънәле, тирән эчтәлекле шигырь һәм поэмалары белән төрле бәйге һәм конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар, иҗаты буенча фәнни-эзләнү эшләре язалар.
    Язучының лирик-публицистик аһәңле “Тәмуг кисәве”, “Шагыйрь чишмәсе”, “Без — Тукайлы”, “Каюм коесы” исемле поэмалары гына да милли, рухи тәрбия үрнәге булырлык әсәрләр.
    Әлфия Төхфәтуллина, Г.Тукай исемендәге Арча падагогия көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты

Комментарий язарга


*