ТАТ РУС ENG

Әстерханда Тукай “Китаб”ын тәрҗемә итәләр


Әстерхан өлкәсе милли-мәдәни җәмгыятьләре үз халыкларының бөек шагыйрьләре әсәрләрен тәрҗемә иттерү өчен “Каспий – дуслык диңгезе” исемле иҗади бәйге уздыра.

2015 ел Россиядә Әдәбият елы буларак игълан ителү уңаеннан, Россия Язучылар берлегенең Әстерхан өлкәсе бүлеге һәм җирле дагыстан, казах, калмык, әзербайҗан, татар – барлыгы биш милли җәмгыять биш шагыйрьнең шигырьләрен русчага тәрҗемә итәргә тәкъдим итә. Алар – казах шагыйры Абай Кунанбаев, әзербайҗан шагыйре Сәмәд Вургун, авар шагыйре Мөхәммәт Әхмәтов, калмык шагыйре Николай Санджиев һәм татар шагыйре Габдулла Тукай.

Тукай исеме Әстерхан ягында гомер кичерүче татарларга гына түгел, башка милләтләргә дә яхшы таныш. Узган гасыр башында яшәгән шагыйрьнең 1911 елда Әстерханда кунак булып китүе дә мәгълүм. Тукайның иҗатын Әстерхан җирендә танытуга күп көч куйган “Дуслык” татар җәмгыяте 2013 елның маенда шәһәр үзәгендә татар шагыйренә һәйкәл куюга иреште. Әстерхан мәктәпләрендә, башка милләтләрнең бөек әдипләре белән беррәттән, Тукай иҗаты да укытыла. Әстерхан язучылары моңа кадәр дә Тукай әсәрләре белән кызыксына иде, аның “Туган тел”, “Китап”, “Туган авыл” шигырьләрен русчага тәрҗемә иткәннәре булды. Бу юлы да бәйгедә Тукайның “Китап” шигырен, шулай ук Сәмәд Вургунның “Яз һәм мин”, ә Мөхәммәт Әхмәтовның “Ватан” шигырен тәрҗемә итү сорала. Бәйге милли әдәбиятләрне үстерү, татар, казах, әзербайҗан, дагыстан, калмык шагыйрьләренең иҗатына игътибарны арттыру, талантлы тәрҗемәчеләрнең эшен бәяләү максатын тота.

Бәйгедә Әстерханда яшәүче талант ияләре катнаша ала. Тәрҗемә эшләрен агымдагы елның 1 апреленә кадәр тапшырырга кирәк. Нәтиҗәләр май аенда “Каспий – дуслык диңгезе” әдәби форумында ясалачак. Лауреатлар милли-мәдәни җәмгыятьләр исеменнән истәлекле бүләкләргә лаек булачак.

Лилия ГАДЕЛШИНА, Intertat.ru


Комментарий язарга


*