ТАТ РУС ENG

Г.Тукай ис. Дәүләт бүләкләре лауреатлары

29_n1815303_big (1)

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантана  Милли китапханәдә узды.   

2020 ел лауреатлары: Идрис Газиев – татар композиторлары әсәрләрен һәм халык җырларын башкарганы, музыкаль-мәгърифәтчелек эшчәнлеге өчен; Лирон Хәмидуллин – «Дәрдмәнд», «Зарницы на горизонте» китаплары өчен; Денис Осокин – «Огородные пугала с ноября по март» әсәрләре җыентыгы өчен; Ренат Салаватов, Юрий Александров, Виктор Герасименко, Гулнара Гатина – Резедә Ахиярованың «Сөембикә» операсын куйган өчен.

Тукай премиясе лауреатларын Рөстәм Миңнеханов котлады һәм аларга үз эшләренә игътибарлы булганнары һәм республика хакына зур казанышларга ирешкәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Лауреатлар – Татарстанның чын ватанпәрвәрләре», — диде Президент.

Чарада РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчсе Әсгат Сәфәров, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

 

Фото: mincult.tatarstan.ru

 

Комментарий язарга


*