ТАТ РУС ENG

Г. Тукай ис. гимназиядә кунакта

dsc_0487-300x200

Күренекле шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Равил Фәйзуллин Казанның 1 нче  санлы татар гимназиясендә булып кайтты. Белем учагы Габдулла Тукай исемен йөртә.

Равил Фәйзуллин шигырләре белән үрелеп барган әдәби-музыкаль кичә бик җылы, уңай атмосферада узды. Укучылар иҗат, спорт, мәхәббәт темаларына караган сораулар бирде, күпләрне борчыган туган тел темасы да читтә калмады. «Алга таба яшәү өчен ничек дөрес юлны сайларга? Нинди максат куярга»,- дигән сорау бирде укучылар.DSC_0408

– Мин 3 нче сыйныфта укыганда көндәлеккә язып куйган булганмын: Чиректә бер «4» ле чыккан, шуны төзәтәм һәм язучы булам дип. Һәм шул максатыма тугры калдым. Сезгә дә алдыгызга билгеле бер максат куеп, бүгеннән үк киләчәк турында уйлап, халкыбызның горурлыгы булырдай егет-кызлар булып үсеп җитүегезне телим,-диде Равил Фәйзуллин, очрашу барышында.

Алсу ҖИҺАНШИНА

Комментарий язарга


*