ТАТ РУС ENG

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ияләре билгеле

print_5108027_3751238

Илһам Шакиров исемендәге концерт залында Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган тантаналы чарада Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары исемнәре игълан ителде. 

«Габдулла Тукай премиясе лауреатларын чын күңелдән котлыйм. Киләчәктә дә матур әсәрләр иҗат ителер дип өметләнәм», – дип котлау сүзләрен җиткерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Быел дәүләт  бүләгенә 16 кандидат тәкъдим ителде. Нәтиҗәдә премия дүрт кешегә бирелде:  рәссам Надир Әлмиев — график эшләр сериясе өчен, «Колокола Хиросимы» циклы, Дәрдмәнд, Г.Тукай, С.Хәким, Р.Фәйзуллин, Р.Кутуй, Р.Бохараев һ.б. татар шагыйрьләре җыентыгына иллюстрацияләр, «Татарстан, Алтай» пейзажлар сериясе өчен;  Айдар Фәйзрахманов  — татар фольклор мирасына керткән өлеше, «Олы юл» әдәби-музыкаль кичәләр циклы, «Онытырга мөмкин түгел» һәм «Яшәү барыбер кызык», «Олы юл», «Борчылма» җыентыклары өчен; Тәлгат Галиуллин, «Мөхәммәт Мәһдиев Йолдызлыгы» роман-эссесы,  «Китек көзге» китабы, «Мы – потомки страны Тартария» әдәби-тәнкыйди басмасы өчен, Г.Камал театры артистлары төркеме: Люция Бикчәнтәева, Радик Бариев, Искәндәр Хәйруллин. Татар сәнгате үсешенә керткән өлеше һәм татар театры үсешендә зур роль уйнаган «Гөлҗамал», «Җирән чичән белән Карачәч сылу», «Кара чикмән», «Три сестры», «Дон Жуан» спектакльләрендә сәхнә образларын тудырганнары өчен.

Фото: tatarstan.ru

 

Комментарий язарга


*