ТАТ РУС ENG

Г.Тукай исемендәге V Бөтенроссия сәнгатьчә укучылар бәйгесе башланды


Габдулла Тукай исемендәге V Бөтенроссия сәнгатьчә укучылар бәйгесе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.

Татар телен, татар мәдәниятен һәм милли шигъриятне таныту максатында Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстанның Театр әһелләре берлеге һәм Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан бишенче тапкыр оештырылучы сәнгатьчә укучылар бәйгесе Казанның Актерлар йортында 20-24 апрель көннәрендә узачак. Башка еллардан аермалы буларак, бу юлы бәйгедә татар язучыларының һәм шагыйрьләренең Бөек Ватан сугышы темасын яктырткан әсәрләрен татар яки рус телләрендә сәнгатьле итеп укып күрсәтергә кирәк.

Быелгы бәйгегә Татарстаннан гына түгел, Россиянең Мәскәү, Красноярск, Омск, Сарытау, Пенза, Сведловск өлкәләреннән, Удмуртия, Марий Эл, Башкортстан Республикаларыннан да барлыгы 250дән күбрәк укучы бала җыелды. Бәйгенең шарты буенча, 7 яшьтән башлап укучы балалар, театр, музыка училищеларында һәм башка иҗади югары уку йортларында белем алучы студентлар катнаша. Бәйге 24 апрель көнне, күркәм традициягә әверелгәнчә, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында җиңүчеләрнең Гала-концерты белән тәмамланачак.


Комментарий язарга


*