ТАТ РУС ENG

Габдулла Тукай әдәби музее «Карга боткасы»на чакыра

Владимир Васильев фотосы, «Татар-информ» МАВладимир Васильев фотосы, «Татар-информ» МА

22 һәм 29 мартта Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда «Карга боткасы» бәйрәме оештырылачак.

Бәйрәм программасында — экскурсия, экспозиция заллары буенча квест (дөрес җавап бирүчеләргә ярма тутырылган капчыклар бирелә), музей ишегалдында театральләштерелгән кичә көтелә. Кичәдә кунакларны ботка һәм кайнар чәй белән сыйлаячаклар,  дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.

«Карга боткасы» – татар авылларында электән оештырыла торган йола. Авыл тирәсе кардан ачыла башлау белән аксакаллар балаларга җылы яктан кайтучы кошларны каршы алырга һәм ботка пешерергә вакыт җиткәнлеген әйткән. Малайлар һәм кызлар берничә кешедән торган төркемнәр белән йорттан-йортка йөреп, бәйрәм табыны өчен ашамлыклар җыйган.

Хуҗабикәләр аларга ярма, май, сөт һәм йомырка биргән. Авыл янындагы аланда балалар һәм өлкәннәр казанда ботка пешергән. Ботка пешкән арада, яшьләр һәм балалар төрле уеннар, әйлән-бәйлән уйнаган, җырлар җырлаган. Ботка белән сыйланганнан соң, артып калганын кошларга дип агач төпләре, ботаклар, ташларга куеп калдырганнар.

 

09.03.2023. Зилә Мөбәрәкшина, «Татар-информ» МА

Комментарий язарга


*