ТАТ РУС ENG

Габдулла Тукай әдәби музеенда Бакый Урманченың рәсемнәре күргәзмәсе ачылды

WhatsApp Image 2022-04-13 at 12.04.49

Бүген Габдулла Тукай әдәби музеенда «Бакый Урманче иҗатында Габдулла Тукай» дигән күргәзмәсе ачылды. Проект күренекле татар рәссамы, ТАССРның һәм РСФСРның халык рәссамы, Бакый Урманченың 125 еллыгына багышланган.

«Бакый Урманче һәм Габдулла Тукай — замандашлар. Аларны Ватанга һәм үз халкына мәхәббәт берләштерә. Тукай безнең бөек рәссамыбыз барлыкка килер дип ышанган, ә Бакый Урманче бу хыялларны тормышка ашырган. 70 елдан артык иҗат юлында ул Тукай мотивлары белән илһамланып, аның әсәрләрен рәсемнәр белән бизи», — диде күргәзмә ачылышында Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев Бакый Урманченың гади эшләрендә дә тирән мәгънә ятуын әйтте. «Бакый ага — төсләр патшасы. Ул безнең рухи байлыгыбыз, имән баганабыз. Бакый аганың бүгенге көн таләпләренә туры килә торган графикасына шаккатасың. Алар шундый җиңел итеп эшләнгән. Анда музыкальлек тә, моңлылык та бар, эшләрнең йомшак чагылышы да сизелә», — диде ул.

«Бүгенге көндә Бакый Урманченың иҗаты белән „җенләнеп“ яшим. Бакый Урманче Уфада булганда Ибн Фадлан сәяхәтнамәсен күчереп кайткан була. Шуны тәфсилләп өйрәнәм. Гарәп графикасында язылган шигырьләрен кириллицага күчерәм», — диде галим, текстолог Зөфәр Мөхәммәтшин

Галим Урманченың Тукай белән бәйләнешен сөйләде. «Мәсәлән, ул Мәскәүдә укыган елларында ук беренче тапкыр Тукай иҗатына мөрәҗәгать итә һәм 1921 елда аның портретын ясый. Ләкин портрет югала. Казанга кайткач, Тукайның шигырьләр китабы өчен сурәтләр ясый, Ташкентта яшәгән вакытта да Тукай шигырьләрен русчага тәрҗемә ителгән җыентыкка рәсемнәр иҗат итә. Ул гомере буенча Тукайны иҗатында алып бара», — ди ул.

Нәҗип Җиһанов музее мөдире Алексей Егоров сүзләренчә, композитор рәссам белән дус булган. «Бакый абый симфоник музыканы тыңларга яраткан һәм Мәскәү консерваториясенең зур залында еш булган. Алар Мәскәүдә 1935-1936 елларда шул концертларның берсендә — Җиһановның әсәре куелганда таныша. Безнең музейда Бакый Урманченың Нәҗип Җиһановны ясаган портреты саклана», — диде ул.

Буа районының Туган якны өйрәнү музее мөдире Люция Әхмәтҗанова Бакый Урманченың туган авылы — Күл-Черкендә сынчының битлеге саклануын әйтте. «Авылында зур булмаган музей 2012 елда ачылды. Анда Бакый аганың 13 эше урын алды. Аның уң кул чугының битлеге, шәхси әйберләре саклана. Без якташыбыз белән горурланабыз. Ул балачагының ун елын бездә үткәрә», — ди ул.

  • Күргәзмәгә килүчеләр Тукайның «Шүрәле» һәм «Печән базары, яки Яңа Кисекбаш» поэмалары, аның «Казан һәм Кабан арты», «Мулла», «Хәерче» шигырьләре, Әхмәт Фәйзинең «Тукай» романы һәм Дәрдмәнд шигырьләре буенча рәсемнәрен, шулай ук Бакый Урманче белән бәйле документлар, хатлар һәм фоторәсемнәрне күрә ала. Күргәзмәгә 7 июньгә кадәр эшләячәк.

Зилә Мөбәрәкшина («Татар-информ»)

Фото: tatar-inform.

Комментарий язарга


*