Татарстанның Теләче районында эшләүче «Август-Теләче» агрофирмасында «Габдулла Тукай» исемен йөрткән яңа комбайн барлыкка килгән. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.
«Август-Теләче» агрофирмасы үсемлекләрне химик яклау чаралары җитештерә торган «Август» акционерлык җәмгыятенең авыл хуҗалыгы юнәлешендәге бизнесы белән идарә итүче «Август-Агро» компаниясе карамагында эшли.
2024 елның ноябрендә Теләче районына кайтарылган бөртекле культураларны җыя торган РСМ 161 комбайны Россиядә авыл хуҗалыгы техникаларын җитештерә торган «“Ростсельмаш” комбайн заводы» ҖЧҖ тарафыннан ясалган. Бу компаниягә нигез салынуга быел 95 ел тулган һәм шул уңайдан алар 95 машинаны Россия тарихында якты эз калдырган шәхесләр исеме белән атарга карар кылган. Аларның үрнәге механизаторларга да үз хезмәтендә уңышларга ирешергә этәргеч бирер дип көтелә. Шулай итеп, Татарстан Республикасында эшләячәк комбайнга татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай исемен алган.