ТАТ РУС ENG

15 апрель – Габдулла Тукайны искә алу көне

IMG_2605

15 апрель бөтен Җир шарында татар халык шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1913 елда бу көнне  шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктый.

1913 елның 26 февралендә Габдулла Тукай дусларының һәм табибларның киңәше белән Казанның Клячкин хастаханәсендә кереп ята. Бу турыда ул «Ике ихтар» дигән мәкаләсендә хәбәр итә. Бу шифаханәгә физиотерапевт, невропатолог Григорий (Гирш-Давид) Абрамович Клячкин (1866-1946) нигез салган, Казанда хәзерге Островский һәм Кави Нәҗми урамнары чатындагы йортта урнашкан булган. Шагыйрьне дәваларга шәһәрнең атаклы табибларыннан булган Роман Альбертович Лурия (1874-1944) алына. Авыруны Кави Нәҗми урамы ягыннан беренче каттагы (урам кырыеннан 4-5 тәрәзәләр) бүлмәгә урнаштыралар.

Гомеренең соңгы көннәрендә, үлем түшәгендә ятканда да шагыйрь каләмен кулдан төшерми, иҗат итәргә үзендә көч таба. «Шөһрәт», «Хәстә хәле», «Толстой сүзләре», «Буш вакыт», «Кыйтга», «Мәктәп» исемле шигырьләрен, дуслары – Фатих Әмирхан, Әхмәдгәрәй Хәсәни, Зәйнәп Хәсәниягә хатлар яза. Авыруның хәлен белергә иптәшләре, хезмәттәшләре, аерым кешеләр көн саен диярлек килеп йөри.

Габулла Тукай 2 апрельдә (яңача 15) кичке 8 сәгать 15 минутта 27 яше тулмыйча да Клячкин шифаханәсендә вафат була.

Һәр ел саен 15 апрель көнне Казанда Яңа Татар бистәсе зиратындагы Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салына, бөек татар шагыйре рухына дога кылына. 2023 елда күренекле шагыйрьнең вафатына – 110 ел.

 Ләйсән Медведева, Г. Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре

Комментарий язарга


*