ТАТ РУС ENG

Габдулла Тукайның 136 еллыгына багышланган әдәби кичә

Screenshot_44

Әлки районы Базарлы Матак урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм татар әдәбияты укытучылары

Кичә барышы

1 нче алып баручы. Хәерле көн, кадерле укучылар, укытучылар, хөрмәтле кунаклар! Бүген без татар шигъриятенә нигез салучы бөек шагыйребез Габдулла  Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган кичәгә җыелдык.

2 нче алып баручы.

Дәрт бирә, күңелгә ямь.

Әйтерсең, бар җиһан тыңлый

Бар дөньяда зур бәйрәм!

(Г.Тукайның «Бәйрәм бүген» шигыренә язылган җыр башкарыла.)

1 нче укучы. Телсез идек, Тукай безне телле итте,

2 нче укучы. Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте,

3 нче укучы.

Күгебездә балкып торган йолдыз булып,

Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.

1 нче алып баручы. Туган тел!

2 нче алып баручы. Иң әйбәт шигырь!

1 нче алып баручы. Туган тел!

2 нче алып баручы. Иң әйбәт җыр!

1 нче алып баручы. Туган тел!

2 нче алып баручы. Иң әйбәт тел!

4 нче укучы.

Туган тел әйбәт булганга

Шигыре дә китабы да, җыры да бик әйбәттер.

5 нче укучы.

Җыр булырлык сүзләр биргән

Матур телем – туган телем!

6 нчы укучы.

Рәхмәт сиңа, туган телем,

Киңдер сиңа күңелем түре!

(7 нче сыйныф укучылары «Татар телем – Тукай телем» җырын башкара.)

(Сәхнәгә Күбәләк булып киенгән кыз бала керә. Аның артыннан кулына кәрзин тоткан нәни кызчык күренә һәм күбәләкне куа. Күбәләк чәчәкләр арасында оча. Кыз аны куып тота.)

1 нче кыз.

Нинди матур күбәләк!

Сөйләшикче бергәләп!

(«Бала белән күбәләк» шигырен сөйли.)

2 нче кыз. Монда нинди күңелле! Җирдә (күрсәтеп) күпме кызарып пешкән җиләкләр! Булмаса, дәү әниемә җыеп алыйм әле. (Нәни кыз, шигырь сөйли-сөйли, җиләк җыя.)

Җиләк җыям чиләккә,

Дәү әнигә бүләккә.

Ул бүләккә шатлана,

Мине бик тә ярата.

Йөгереп җиләк җыям,

Берәмләп салып куям.

Чиләгем тиздән тулыр,

Дәү әнием шат булыр.

(Залга өченче Кыз курка-курка керә. Артыннан Шүрәле бара.)

Шүрәле.

Әй, сылу кыз, кил әле!

Бер җырлап алыйк әле!

Кыз. Була ул. Хәзер дусларымны чакырам.

(2 нче сыйныф укучылары башкаруында «Мин үсәм» җыры.)

Шүрәле. Мин дә бәйрәмгә килдем. Курыкмагыз! Үзем белән сезгә кунаклар да алып килдем. Дусларым, керегез. (Ишектән Гали, Кәҗә, керә.)

(Бер бала «Гали белән Кәҗә» шигырен укый.)

Гали. Дуслар, нишлибез? Су анасы килә!

Шүрәле. Уйныйк бергәләп. Әй, син, Су анасы! Кил бирегә. Утырыйк. Сөйләшик бераз.

Су анасы. Юк! Юк! Чәчләремне тарарга тарагымны эзлисем бар. Таралмаган чәчләр белән мин матур түгел.

Гали. Тыңла, Су анасы! Безнең балалар бик күп шигырьләр белә!

Кәҗә. Мә-ә! Күрәсезме капчыкны, балалар шигырьләр сөйләгәндә мин аларны капчыгыма тутырып барырмын һәм, өемә кайткач, үземнең нәни бәтиләремә сөйләрмен. Башлыйк булмаса.

(Балалар Г.Тукайның «Кызыклы шәкерт», «Фатыйма белән Сандугач» шигырьләрен сөйли.)

Шүрәле.

Ә минем бер рәхәтләнеп

Уен уйныйсым килә.

Болай гына уйнап түгел,

Җырлап уйныйсым  килә.

Су анасы. Уйныйк, җырлыйк булмаса.

(«Фантазия» төркеме башкаруында җыр.)

1 нче алып баручы. Мәктәбебез укучылары бөек Тукай шигырьләрен яратып өйрәнә. Хәзер шуларны тыңлап китик. (Балалар Г.Тукайның «Карлыгач», «Кошларга», «Кошчык», «Иртә», «Кыйтга», «Бишек җыруы», «Бабай», «Безнең гаилә», «Кичә һәм бүген», «Сөткә төшкән тычкан», «Чын вә ялган», «Ата илә бала» шигырьләрен сөйли.)

7 нче укучы.

«Ак кирәк, дип, пакъ кирәк», – дип

Җырлады, язды Тукай.

Дәрт уятырга кешедә

Уянды, янды Тукай.

8 нче укучы.

Халкына бәхет эзләде

Авыр заманда Тукай.

Җырлары белән мәңгегә

Йөрәккә керде Тукай.

9 нчы укучы.

Иң матур моңлы җырларын

Халкына бирде Тукай.

Азатлык, дуслык илендә

Һәркемгә кардәш Тукай.

Барысы (бергә).

Һәрчак безнең белән бергә

Безнең замандаш Тукай.

1 нче алып баручы. Шагыйрьнең үлемсез әсәрләре, шигырьләре безнең йөрәгебездә мәңгелек урын алды. Бүген карты да, яше дә Тукайны укый һәм аны олылап искә ала.

2 нче алып баручы. Әйе, сөекле Тукаебызның беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.

1 нче алып баручы. Рәхмәт сезгә, балалар, Г.Тукай әсәрләрен, әкиятләрен өйрәнеп, яраткан җырларын җырлап, көч алып яшәгез! Сез – яшь тукайчылар. Изге туган илебезгә, газиз татар теленә Тукай кебек тугры булып үсегез!

2 нче алып баручы. Ә хәзер, әйдәгез, барыбыз бергәләп бәйрәмебезне бөек Тукаебыз сүзләренә язылган «Туган тел» җырын җырлап тәмамлыйк. («Туган тел» җырын башкаралар.)

Мәрьямия ГАЛЛӘМОВА, Саҗидә ЮЛДАШЕВА,

Комментарий язарга


*