ТАТ РУС ENG

Тукайның персональ энциклопедиясе басылып чыкты

Фото: «Татар-информ» агентлыгыФото: «Татар-информ» агентлыгы

Энциклопедия – ТР Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты башкарган зур проектларның берсе генә.

Галимҗан Ибраһимовның 15 томлык академик басмасы, 25 томлык  “Татар халык иҗаты”,  татар теле, әдәбияты тарихы – тагын бик къп саллы хезмәтләрне санап китеп була.

Бу хакта бүген Тел, әдәбият һәм сәнгать институты эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясендә институт директоры Ким Миңнуллин хәбәр итте.

Тел, әдәбият һәм сәнгат институты – күппрофильле академик оешма. Төп максаты– татар филологиясе һәм сәнгать белеме өлкәсендә фәнни эшчәнлекне тормышка ашыру, фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр үткәрү, фәнни кадрлар әзерләү. Узган  2017 нче ел буенча эшләнгән күләмле эшләрне санап китсәк, татартеленең академик грамматикасы, лексикологиясе, татар теленең аңлатмалы сүзлеге эшләнде. Шулай ук электрон проектлар буенча да гаять зур күләмле эшләрне атап китәргә була: татар теле сүзлекләренең лексикографик фонды, ТР топонимнарының электрон катологы булдырылды. Институт хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән 70 кә якын китап, шул исәптән башлангыч сыйныф укучылары өчен 8 электрон хрестоматия, 460 ка якын фәнни һәм фәнни-гамәли мәкалә дөнья күрде,- дип ассызыклап узды Ким Миңнуллин.

Алсу ҖИҺАНШИНА

Комментарий язарга


*