ТАТ РУС ENG

Гүзәл затлар Троицкида Тукай һәйкәле тирәсен кардан чистарткан

Марина Клайн фотосы, vk.com/id183823812Марина Клайн фотосы, vk.com/id183823812

Чиләбе өлкәсе Троицк шәһәренең Мәдәният сараенда төрки иҗат коллективларын җитәкләгән Гөлнара Нәҗимова шәһәр үзәгендәге Тукай һәйкәле тирәсен кардан чистарткан.

Троицкида быел кыш кар күп яуган булса кирәк, юлларны, тротуарларны гына түгел, җәмәгать урыннарын да кар баскан. Татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәле кыш буена кар көртләре эчендә утырган. Бу хәлгә йөрәге түзмичә, Гөлнара Нәҗимова үзенең IX сыйныфта укучы кызы Люция белән көрәкләр алып, һәйкәл тирәсен кардан чистартырга барган. Әниле-кызлы һәйкәлне урыны-урыны белән инде тыгызланып каткан кардан 1 сәгатьтә чистартып чыккан. Үтеп баручы бер ир кеше дә гүзәл затларның кар көрәгәнен күреп, туктап ярдәм иткән.

— Бу безнең һәркайсыбыз өчен истәлекле урын. Һәйкәл тирәсе чиста, матур торырга тиеш дип саныйм. Троицкига кунаклар, туристлар күп килә, кар чистартылмау сәбәпле, һәйкәлнең кемгә куелганын да күреп-аңлап булмый. Бу дөрес хәлмени? Мәшһүр шәхесләргә хөрмәт булырга тиеш, — дип сөйләгән Гөлнара Нәҗимова Троицкиның “Регион” газетасына. Гөлнара ханым Чиләбе өлкәсе татарларының милли-мәдәни тормышында актив катнаша, ул балаларны татар, үзбәк, таҗик, казак халыклары традицияләре, гореф-гадәтләре белән таныштыра, вокал сәнгатенә өйрәтә.

Шагыйрь бюсты 2021 елның 9 июлендә, Чиләбе дәүләт университетының Троицкидагы филиалы урнашкан бина каршында ачылган булган. Әйтергә кирәк, Троицкида Тукай белән бәйле истәлекле урыннар байтак. Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы тәкъдиме белән, 2016 елда биредә сәүдәгәр Абдулла Яушев йорты фасадына граниттан истәлек тактасы эленә. Габдулла Тукай бу йортка 1912 елда килгән булган. 1912 елның маенда шагыйрь казакъ даласында кымыз эчеп дәвалану максаты белән Казаннан Троицкига барган, бу якларда ул ике ай-ике ай ярым яшәп кайткан. Мәчет имамы Габдрахман Рахманкулов йортында тукталып, шәһәрнең иҗади яшьләре, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очрашкан.

 

09.03.2023. Зилә Мөбәрәкшина, «Татар-информ» МА

Комментарий язарга


*