ТАТ РУС ENG

Ирина Колмогорцева иҗатында – «Казан һәм Тукай»


2015 елның 20 февралендә, 16.00 сәгатьтә Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда Татарстан Республикасының халык рәссамы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Б.Урманче исемендәге премия лауреаты Ирина Колмогорцеваның шәхси күргәзмәсе ачыла.
Халкыбызның яраткан шагыйре Габдулла Тукайның әдәби  музее иҗат белән шөгыльләнүчеләрне, әдәбият сөючеләрне берләштерә торган үзәк булып тора. Музейда Г.Тукайның тормышы, иҗатына багышланган экскурсияләр үткәрү белән бергә, кызыклы шәхесләр белән очрашулар, әдәби-музыкаль кичәләр, күргәзмәләрен оештыру күркәм традициягә әверелде. Еллар дәвамында музейда күп рәссамнарның эшләре халык игътибарына тәкъдим ителде.
Чираттагы күргәзмә Габдулла Тукай шәхесе, аның образлар дөньясының юмарт тулылыгы, дәртле һәм моңлы сөйләм теленең гаҗәеп матур байлыгы белән илһамланып иҗат итүче Ирина Константиновна Колмогорцева эшләренә багышлана. Талантлы рәссам Г.Тукай образын, аның әсәрләрен, Казанда Тукай  исеме белән бәйле урыннарны тасвирлауга зур игътибар бирә. Башкаладагы Тукай яшәгән биналар, узып барганда күзәткән мәһабәт мәчет манаралары, ял итеп, уйланып йөргән бакчалар, шәһәр урамнары И.Колмогорцеваның иҗатында киң чагылыш таба.
Ирина Константиновна 40 елдан артык Татарстан китап нәшриятында эшли, дистәләгән балалар китабын иллюстрацияли. Әдәбият елында ул бизәгән, сурәтләгән китаплар белән танышу да күргәзмәгә килгән кунаклар өчен кызыклы булачак.
“Казан һәм Тукай” күргәзмәсендә быел 85-еллык юбилеен бәйрәм итүче һәм шулай ук Россия рәссамнар союзының Татарстан берлеге тарафыннан 2015 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидатлыкка тәкъдим ителүче Ирина Колмогорцеваның төсле офорт белән эшләнгән эшләре тәкъдим ителә.

Габдулла Тукай әдәби музее


Комментарий язарга


*