ТАТ РУС ENG

Ирина Колмогорцева иҗатында Тукай

 


2015 елның 20 февралендә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда Татарстанның халык рәссамы, атказанган сәнгать эшлеклесе Ирина Колмогорцеваның шәхси күргәзмәсе ачылды. “Казан һәм Тукай” дип исемләнгән әлеге күргәзмәдә рәссамның Казан шәһәре күренешләрен тасвирланган һәм татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган утызлап графика хезмәте урын алды.

2015 елда Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге Ирина Колмогорцеваны мәдәният өлкәсендәге казанышлар өчен тапшырыла торган Татарстанның иң зур бүләгенә — Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат итеп тәкъдим итте. Шулай ук быел рәссам үзенең 85 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә.

Ирина Колмогорцева 40 елдан артык Татарстан китап нәшриятында эшләп, дистәләгән китапны иллюстрацияләр белән бизәде. Аның иҗатында Габдулла Тукай китаплары аерым урын алып тора.

Г.Тукай әдәби музеенда күргәзмә ачылышы белән рәссамны хезмәттәшләре тәбрик итте. Күргәзмә 21 апрельгә кадәр эшләячәк.

 

 

Лилия ГАДЕЛШИНА


 

Комментарий язарга


*