ТАТ РУС ENG

К.Тинчурин театрында – Тукай туган көне


2015 елның 26 апрелендә Казанның К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Габулла Тукайның “Сөй гомерне!” дип исемләнгән шигъри драмасын күрсәтәчәк. Әлеге спектакль халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның 1907 елдан алып 1913 елларда иҗат ителгән, халык күңелендә сакланган, мәктәп дәреслекләрендә урын алган үлемсез шигырьләре һәм «Исемдә калганнар» автобиографик повестенә нигезләнеп сәхнәләштерелде. Спектакльдә шагыйрьнең күңел җылысы белән сугарылган шигырьләренә язылган җырлар да кертелүе — Тукай шәхесен тулырак аңларга ярдәм итә.
Спектакльнең режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин.
Спектакльнең премьерасы 2011 елда – Тукайның 125 еллык юбилеен билгеләп үткәндә булган иде. “Сөй гомерне!” спектаклен Татарстан Республикасында гына түгел, ә Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә дә кайнар алкышлар белән каршы алдылар.  Шул ук 2011 елда Төркиянең тышкы эшләр министры Ә.Давытоглуның махсус чакыруы буенча спектакль Әнкара шәһәрендә Төркия Республикасының барлык дипломатик корпусы каршында уйналды. Нәкъ менә әлеге спектакльдән соң Төркиядә Тукай иҗатына багышланган көннәр үткәрү турында фикер әйтелде. Нәтиҗәдә, “ТӨРКСОЙ” халыкара оешмасы эшчәнлеге кысаларында, 2012 ел Төркиядә Тукай елы дип игълан ителеп, шул елны Әнкара шәһәрендә татар халкының бөек улына һәйкәл дә  ачылды.
2012 елда “Сөй гомерне!” спектакле Евросоюз башкаласы – Брюссель шәһәрендә куелды.  Бельгия корольлегендә узган гатрольләрдә (Брюссель, Брюгге шәһәрләре) спектакльне әлеге ил халкы гына түгел, ә күрше Франция һәм Германиядән дә милләттәшләребез дә килеп карады.
Бөек Габдулла Тукай иҗаты – милли әдәбиятыбыз үрнәге, горурлыгыбыз.

К.Тинчурин театрының мәгълүмат үзәге


 

Комментарий язарга


*