ТАТ РУС ENG

Кайда яши шүрәле?

hisamieva

Иҗат итү белән шөгыльләнәм,

Буш вакытым булса, аз гына.

Матбугатта басыла  шигырьләрем,

Иренмичә һәрчак яз гына.

Мин-Хисамова Фирая Мөхәммәт кызы, Апас муниципальрайоны Биеш урта гомуми белем бирү мәктәбендә, 27 ел буе рус телле балаларга татар теле һәм әдәбияты укытам, «Рухың сәламәт булса, җаның тыныч булыр» дип исемләнгән  укытучылар өчен методик кулланма авторы.  Буш вакытларымда әкиятләр, шигырьләр, хикәяләр иҗат итәм. Алар гәҗит-журналларда еш басыла. 3 шигыремә көй иҗат ителде.Укучыларым шигырьләремне  бик яратып яттан өйрәнә, сәхнәләрдә чыгыш ясый. Үзем дә, укучыларым да район һәм  республикакүләм бәйгеләрдә актив катнашабыз, призлы урыннар яулыйбыз. Йөздән артык шигырь һәм әкиятләремне якын киләчәктә китап итеп бастырып чыгарырга хыялланам

Сорау бирәм сиңа, әй, Җир-Анам,

Кемнән соң мин ярдәм көтә алам?

Кайда яши Шүрәле?

(балалар сөйләшә)

   -Шүрәле яшәгән урманны

     Барып күрәсем килә.

    Әйтегез әле, дусларым,

    Кайсыгыз юлны белә?

Ул урман бик куркынычтыр,

Караңгыдыр, шомлыдыр.

Шүрәле дигән ул нәрсә,

Бик тә озын йонлыдыр.

Мөгезе дә бар,  диләр бит,

Озын ди бармаклары.

Авыз-борыны да бардыр,

Бардыр бит колаклары?

-Мин бик яхшы беләм аны,

Бар бит хәтта күргәнем.

Бармакларын күргәч аның,

Мин чынлап та шүрләдем.

Урманында үсә аның

Кура җиләк тә, җир җиләк

Шүрәледән курыкмасаң,

Җыярсың чиләк -чиләк.

Ул яшәгән урман эче

Әллә ни шомлы түгел.

Чиләкләп татлы җиләкне

Җыярга тели күңел.

Күрергә теләсәң әгәр

 Шүрәлене, урманны,

Тизрәк кулыңа ал да,

Укы, дустым, Тукайны.

Кәҗә белән Сарык

 Борын- борын заманда,  башын япмаган бер авылда, яшәгәннәр ди  Кәҗә белән Сарык. Аларның өйләре булган ди таштан. Сөйлимме яңа баштан?  Юк, сөйләмим баштан, сөйлимен  дәвамын.

Кәҗә белән Сарыкның дуслары

Булган әби белән бабай.

Һич сөйләп китә алмыймын,

Тагын буталдым бугай.

Әби белән бабай бит

Булмаган тик дуслары,

Алар  бу хайваннарның

Булганнар   хуҗалары.

Бер тәгам азыклары да

Калмагач ашатырга,

Кәҗә белән Сарыкларын,

Җибәргәннәр ди, кырга.

Капчык биргәннәр кулына

Кәҗә белән Сарыкның,

Салырсыз шунда дигәннәр,

Тапкан барлык азыкны.

Бер дә ямансуламагыз,

Шалтыратып торырбыз

Сотовыегызны берүк,

Сез югалта күрмәгез.

Кәҗә әйткән ди Сарыкка,

Ачуланма, син азрак  аңгыра,

Яхшылап тык сотовыйны,

Зинһар, төшереп калдырма.

Бара-бара шактый гына

Юл үткәннәр ди болар.

Юлларына очраган,

Чирәмсез япан  кырлар.

Тора-бара җәй дә җиткән,

Үскән кырларда үлән.

Сөенгәннәр инде болар,

Ач булмабыз дип бүтән.

Көзгә кадәр рәхәтләнеп,

Киң кырларда йөриләр.

Ямьле җәй айларында,

Бер авырлык күрмиләр.

Көннәр көзгә авышканда,

Сагыну баса боларны.

Юксыналар тәмам болар

Әби белән бабайны.

Җитмәсә бабай да беркөн

Сотовыйдан сөйләште,

“Кайтырсыз инде, дускайлар,

Колхоз печән өләште.”

Ташып өйдек без печәнне,

Сарай башын тутырдык.

Сезне сагынып, юксынып,

Әле елап утырдык.

Ярар, диделәр хайваннар,

Кайтырбыз без бик тиздән,

Без дә бик сагынган идек,

Чакыру көттек сездән.

Беркөн шулай, хәлдән таеп

Утырганнар ди ялга.

Су коенып алганнан соң,

Чыгып ятканнар ярга.

Яр буенда күрә болар

Яна ди якты  учак.

Бүреләр җыелганнар да,

Пешерәләр ди борчак.

Кәҗә шулчак уйчанланып,

Хәйлә корып ташлаган.

Бүреләр янына барып,

Ялган сөйли башлаган.

Хәлләрегез мөшкел икән,

Хәзер аучылар килә.

Юк итәрләр үзегезне,

Качыгыз сез, тизрәк.

Бүреләр усал булса да,

Хәйләне аңламыйлар,

Бер-берләренә карашып,

Сызырга чамалыйлар.

Шулчак Сарык кесәсендә

Шалтырый ди сотовый.

Бу тавышны ишетүгә,

Бүреләр дер калтырый.

Рәхмәт сезгә, туганкайлар,

Сез безне коткардыгыз.

Без тизрәк китик әле,

Ә сез утырып ашагыз.

Бүреләр китеп баргач,

Калгачтын тынычлыкта.

Казандагы  ботканы,

 Сала болар капчыкка.

 Сарык әйтә Кәҗәгә

Әйдә,ашыйк ботканы.

Аякларым атламый,

Хәлем бер дә калмады.

Кәҗә әйтә Сарыкка,

Юк, ди, ашамыйк әле

Кайтып җитик авылга,

Син, дускаем, ашыкма.

Инде җәйләр дә үтте,

Картлар көне дә җитте,

Кайтыйк тизрәк  авылга,

Өлкәннәрне котларга.

Беркөн иртән звонокка

Басалар озак итеп.

Көткәнсездер безне дип,

Менә кайтып та җиттек.

Әй шатланды өлкәннәр,

Бүләк алгач болардан,

Күршеләрен дә чакырып,

Авыз иттеләр боткадан.

Бәйрәм белән котлар өчен

Бик ашыктык кайтырга,

Юл бик нык арыткан безне,

Инде кирәк ятарга.

Бигрәк мәрхәмәтле икән

Сарык белән Кәҗәсе.

Һәркемгә дә файдалы  шул,

Өлкәннәр тәрбиясе.

Мөгезле баш

Әллә төштә, әллә өндә,

Әллә кичен, әллә төнлә-

Әллә бүген, әллә кичә-

Бара идем урам буйлап,

Төрле-төрле уйлар уйлап.

Күрәм, берәү кулын болгый,

Әйдәгез  ди, кайсыгыз минем белән уйный.

Кети-кети уйнатам, -ди,

Кызык булса, көләрсез-, ди,

Я булмаса, еларсыз,-ди.

Күз ташладым кулларына

Хәйран калдым бармаклары зурлыгына.

Тукта, димен, бу нәрсә бу?

Әллә нинди йонлач үзе.

Маңгаенда бар  бер мөгез.

Тешләре бар әллә җиде, әллә сигез.

Бик күрергә теләсәгез,

Рәхим итеп сез дә бирегә килегез.

Бер төркем малайлар килделәр,

Исәнме, дип Шүрәлегә кул бирделәр.

Хәйран калып кайсы мөгезенә сузды кулын.

Кайсы шунда капшап алды озын йонын.

Син бик матур икән мөгезле баш.

Син  бигрәк йомшак йонлы хайвани зат.

Шүрәлегә мактау сүзләр бик ошады.

Шатлыгыннан  кәефе килеп ул елмайды.

Әйдәгез, ди әйлән-бәйлән уйныйк бергә.

Аннан бергә барырбыз ди карурманга.

Гөмбә, җиләк, чикләвекләр җыярга.

Шуннан бирле бик дус булып яши алар,

Хайвани зат бу Шүрәле һәм балалар.

Балкый Тукай галәм күгендә.

Яктылыгын һич тә югалтмыйча

Балкый Тукай галәм күгендә.

Аның  шигырьләре саклана,

Һәр татарның күңел түрендә.

Халкымның сөекле шагыйре

Тукае булганга сөенәм.

Әкияте, шигыре Тукайның,

Җыр белән укыла, көй белән.

Я, әйтегез, бармы шундый кеше

Укымаган бер дә Тукайны?

Горурланып, юк,  дип әйтә алам,

Һәркем укый бездә Тукайны.

Без Тукайлы халык, Тукайлы.

 

Комментарий язарга


*