ТАТ РУС ENG

Камал сәхнәсендә – «Кәҗә белән сарык һәм башкалар»

 


2015 елның 7 ноябрендә Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры премьера тәкъдим итә. Бу юлы камаллылар яшь тамашачыларны шаккатырырга җыена… Драматург Илгиз Зәйниевның “Кәҗә, сарык һәм башкалар” әкиятен театрның әйдәп баручы артисты Илдус Габдрахманов һәм балетмейстер Сәлимә Әминова сәхнәләштерә, рәссамы – Сергей Скоморохов.

Мәңгелек әсәрләр искерми, еллар үткән саен алар яңача яңгыраш ала. Камал театры тәкъдим итәчәк “Кәҗә, сарык һәм башкалар” спектаклендә дә нәкъ шулай ук. Пьесаның авторы Илгиз Зәйниев татар шагыйре Габдулла Тукайның “Кәҗә белән сарык” һәм башка әкиятләренә мөрәҗәгать иткән. Хуҗалары Карт белән Карчык Кәҗә белән Сарыкны өйләреннән куып чыгаргач, алар Су анасын очратса ни булыр икән? Яки Шүрәлене? Ә Кызыклы шәкерт – Акбай белән дуслашсалар?.. Энергияләре ташып торган яшь артистлар башкаруындагы җырлы-биюле, музыкаль әкият балаларны да, аларның әти-әниләрен дә битараф калдырмас.

intertat.ru


 

Комментарий язарга


*