ТАТ РУС ENG

Кариев театрында – Тукай атналыгы!

WhatsApp Image 2022-04-21 at 11.39.31

Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында олуг шагыйребез Габдулла Тукайга, аның иҗатына багышлап куелган «Печән базары», «Зәйтүнәкәй», «Әйт әле, күбәләк» спектакльләре янәдән тамашачы хозурына тәкъдим ителде.

Кариев театры — Тукай иҗатына шундый зур игътибар бирелгән бердәнбер театр  дисәк тә буладыр. Әлеге спектакльләрнең нәкъ менә Яшьләр театрында куелуы аеруча да әйбәт. Чөнки әдәбияттан, телебездән ераклаша барган яшь буын өчен Тукайның тормышын һәм иҗатын белү өчен мондый спектакльләр бик мөһим. Ә шагыйрьне белми торып, татар җанын аңлап булмый. Шуңа күрә спектакльләрнең тәрбияви әһәмияте бик зур булуын билгеләп үтәргә кирәк.

Шуңа да Тукай трилогиясенең режиссеры — Ренат Әюповны бүген татар теле укытучыларының иң якын дусты дисәк тә, арттыру булмас. Чөнки ул мәктәп яшендәге балалар өчен программада каралган әсәрләргә зур урын бирә. Ә бала күңелендә телебезгә мәхәббәт уятырга теләгән, чын-чынлап үз эшенә бирелгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары бу спектакльләргә укучылары белән йөри. Шагыйрьне белми торып, татар җанын аңлап була мени. Шуңа да спектакльләрнең тәрбияви әһәмияте бик зур булуын билгеләп үтәргә кирәк. Бу уңайдан, Тукай тормышын һәм иҗатын чагылдырган спектакльләре («Печән базары» — Ренат Әюпов инсценировкасы, 2006 ел; «Зәйтүнәкәй» — Рабит Батулла пьесасы, 2011 ел; «Әйт әле, күбәләк» — Туфан Миңнуллин пьесасы, 2014 ел.) өчен 2016 елда режиссер Ренат Әюповның Г.Тукай исемендәге премиягә тәкъдим ителүен дә әйтеп үтәсе килә.

Габдулла Тукайга багышланган спектакльләр элегрәк тә куелды. Әмма моңа кадәр ул гел диярлек тарихи персонаж, шагыйрь булып күз алдыбызга килеп баса иде. Ә «Печән базары» спектаклендә шагыйрь беренче тапкыр лирик геройга әверелде. Спектакльдә үткәннәр һәм хәзерге заман, чынбарлыкта булган вакыйгалар һәм авторның уйдырмасы, тарихи шәхесләр һәм әкият геройлары – барысы бергә бирелә. Тамаша Апушны сатып җибәргән шау-шулы Печән базарын да, «Сәйяр» труппасы артистлары белән очрашуларны да, шагыйрьнең җаны чыккан Клячкин хастаханәсен дә колачлый. Картиналар Тукайның поэмалары һәм шигырьләреннән, музыкадан, биюләрдән, шагыйрьнең замандашларының истәлекләреннән төзелгән. Күләмле һәм мавыктыргыч театраль полотно, тирән психологик образлар, Тукай образының традицион булмаган чишелеше тамашачыны шагыйрь яшәгән заман мохитенә алып керә. «Печән базары»н караган кеше үзеннән-үзе Тукай заманын бүгенге көн белән чагыштырып карарга мәҗбүр, һәм бер гасыр аерып торса да, үткәннәрдә бүгенге көнгә аваздаш вакыйгалар тапмый калмый.

Сценарийны Р.Әюпов  үзе язган. Ул тикмәгә генә «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасына тукталмый. Чөнки биредә сатира утына тотылган күренешләр бүген дә күзәтелә. Спектакль милләтнең үзаңын уятуга юнәлдерелгән һәм әдәби әсәрнең үзенә күрә дәвамы кебек бара. «Печән базары» спектаклен бүген — 21 апрельдә карый аласыз. Билет алу өчен сылтама: https://tickets.karievteatr.ru/event/?id=1022

Ә 22 апрельдә театр «Зәйтүнәкәй» спектаклен тәкъдим итә. Р.Батулла әсәре буенча иҗат ителгән  спектакль татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай һәм Зәйтүнә Мәүлүдованың саф мәхәббәте турында уйлануларны чагылдыра. Тарихтан билгеле булганча, Габдулла Тукай Зәйтүнә белән «Әл-Ислах» газетасы редакциясендә очраша, шунда аның күңелендә туташка карата мәхәббәт бөреләнә. Драмада «Ни өчен Зәйтүнә белән Тукай кавышмаган?», «Ни сәбәпле Тукай Зәйтүнәгә карата олы мәхәббәт хисе кичерә торып та аннан баш тарткан?» дигән сорауларга җавап эзләнә. Тамашаның җыр-моң белән үрелеп баруы тамашачы күңелен яулый, Тукай яшәгән чорга якынайта. Спектакльгә билет алу өчен сылтама: https://tickets.karievteatr.ru/event/?id=1023

23 нче апрельдә Трилогиянең йомгаклау спектакле — «Әйт әле, күбәләк!» спектаклен карарга мөмкин. Т.Миңнуллин әсәре буенча куелган «Әйт әле, күбәләк» спектакле бер яктан Тукайның балачагына алып кайта, ләкин шунда ук Габдулла Тукайның иҗади мирасы темасы да яңгыраш таба. Биредә кечкенә Апушның Казанга кузгалганда билгесезлектән куркуга калуы һәм Күбәләк, Су Анасы, Шүрәле, Кәҗә белән Сарык, Сандугач, Каракош ярдәмендә үзенең рухын тәрбияләп, курку хисеннән арынуы турында бәян ителә. Спектакльдә тирәнрәк яшеренгән бүтән мәгънәләр дә бар. Ул табигатькә таянып, күңел авазын ишетеп яшәргә кирәклеген дә искәртә кебек. Спектакльне ата-аналарга карау да бик файдалы. Чөнки ата-аналар еш кына тормыш артыннан куып, балаларының үзенә күрә бер дөньяда яшәвен, һәр нәрсәгә үз карашы булуын онытып җибәрә, аларны ишетми, шәхес итеп кабул итми. «Әйт әле, күбәләк» әти-әниләргә балаларына икенче бер күзлектән карарга, аларга карата түземлерәк, игътибарлырак булырга өйрәтә. Әлеге спектакльгә билет алу өчен сылтама: https://tickets.karievteatr.ru/event/?id=1030

Спектакльләргә билетларны «Пушкин картасы» белән дә алырга мөмкин, дип хәбәр итә Кариев театрының матбугат үзәге.

Фәния Лотфуллина

Комментарий язарга


*