ТАТ РУС ENG

Казан аэропортына Габдулла Тукай исеме бирелде

a7ce1aae129e-8

Россия Президенты указы белән «Казан» Халыкара аэропортына – Габдулла Тукай, ә Түбән Кама шәһәренең  аэропортына Николай Лемаев исеме бирелде. Указ Россиянең хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында дөнья күрде.

Россия Иҗтимагый палатасы оештырган «Россиянең бөек исемнәре» проекты кысаларында, Россиянең 47 аэропортына танылган ватандашларның исемнәре кушылды. Бу исемнәрне халык арасында тавыш бирү юлы белән ачыкладылар.

 

Комментарий язарга


*